Янгын «хәбәрчеләре» урнаштыру кирәк
17 майда Арча шәһәре, Көнбатыш урамы, 44 нче йорт, өченче фатир адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортта янгын чыкты.
Күршеләрнең уяулыгы нәтиҗәсендә зур фаҗигадән котылып калып булды. Өченче фатирда 2012 һәм 2017 елларда туган ике бала белән фатир яллап яшәүче янгын чыкканын да белмичә дә йоклаган булалар. Автоном янгын сүндерүчеләр белән фатир җиһазландырылмаган. Янгын бүлекчәләре килеп җитүгә, ишекне беркем дә ачмый, балкон аша керергә туры килә. Анда балконда матрац яна, аны сүндергәч, янгын сүндерүчеләр ике баласы белән ир-ат йоклаган фатирга үтеп керәләр. Кызганычка каршы, күп кенә фатир хуҗалары ремонт үткәргәндә инде урнаштырылган янгын хәбәрчеләрен дә алып куялар һәм аларны кире урнаштырмыйлар, ә бу кечкенә прибор янгынны вакытында кисәтергә сәләтле. СП 484.115002020 п.6.2.16 һәм СП 486.1115002020 п. 6.1, 6.2 кагыйдәләр җыелмасы нигезендә торак биналарны һәм фатирларның коридорларын бинаның катларына карамый, шул исәптән шәхси торак йортларда автоном төтен хәбәрчесе белән тәэмин итәргә кирәк. Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев