Яраткан шөгыле бар
Олы Әтнәдә яшәүче Айвар Шириев хакында ишетмәүчеләр сирәктер. “Алтын куллы, өстәвенә, башы яхшы эшли”, – диләр аның кебекләр турында.
Эш шунда, кулланучыга матурлап һәм бизәкләп “баш бәясе”нә сатыла торган әйберне өендә үзе ясый ул.
Аның белән өенә терәп диярлек төзелгән гаражында очраштым. Беренче чиратта мотоблок тибында үзе җыйган мини-тракторга һәм бәрәңге утырта торган “сажалка”га игътибар иттем. Аларның авыл җирендә бик кирәк булуын әйтеп тә торасы юк. Тагын бер мөһимлеге шунда – ачык пружина аша симәнәнең җиргә төшү-төшмәвен күреп була, төшми кала икән, шундук аскы өлешенә ыргытасың. Сер түгел, еш кына бәрәңге утыртылмыйча калган җирләр очрый, югыйсә.
– Үзмәшгуль буларак теркәлүемә әле бер генә ел, ә менә йорт-җирдә кирәк булган барлык төр техника-агрегатларны булдыру уе белән кечкенәдән үк “яндым”, – ди үзе.
Әйтүенчә, әлегә кадәр җае чыкмаган. Биредә аның гаражын һәм төрле станоклар урнашкан аерым бүлмәләрне күреп хәйран калдым. Чөнки, башлыча, үзе җыйган, оештырган агрегат-аппаратлар урын алган монда. Токарь станогын, эретеп-ябыштыру аппаратын сатып алган дисәк, тимердәге күгәрекләрне чистарта торган “пескоструй”ны үзе булдырган. Өстенлеге шунда – биредә ком автоном нигездә коела. Шунда ук автомобиль маен алыштыру җайланмасына игътибар иттем. Кер юу машинасы моторы белән эшли анысы. Иске майны тамчысына кадәр суыртып алырга сәләтле икән. Әйтүенчә, автомобиль маен алыштыруны сораучылар шактый күп ди.
Мини-тракторларның көпчәклесе дә, чылбырлысы да бар биредә. “Берсе – җәй өчен, ә икенчесе кышын бик уңайлы”, – ди. Ә минем исә, 5 центнерлы, хәтта 1 тонна йөкне күтәрә алырлык “чүмеч”ләргә исем китте. Әйтәм бит, тормыш-көнкүреш өчен кирәк барысы да бар монда.
Өеңдә төрле җайланмалар, агрегатлар булдыру уеның ниндидер башлангычы булырга тиеш бит инде. Мәкалә героеныкы үзебезнең Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумына барып тоташа.
– Техникумда укыганда туды бу фикер. Укытучым, ул вакытта әле безгә, студентларга трактор, комбайннар серен төшендерүче Хәмит Галимҗановка бик рәхмәтле мин. Техника-агрегатларны яраттыра белде, – ди.
Техникумда укыганнан соң, төрле оешмаларда эшләп ала; соңгысы – 12 ел дәвамында Казандагы бер автосервиста эшли. Тик сәламәтлеге какшау сәбәпле, аннан китеп, бирегә кайта. Тик югалып кала торганнардан түгел шул ул. Әйткәнемчә, үзмәшгуль булып теркәлә, хәзер үз эше бар. Ә аннан да бигрәк соклану уятканы – яраткан шөгыле бар.
Авылда теләгән һәркем нәрсәдер булдыра, маташтыра ала. Бу очракта да аны күз алдында тотам. Зур, иркен гараж, янәшәдәге бүлмәләрдә төрле агрегатлар, аппаратлар, шулар белән янәшә үзе өчен, гаиләсе өчен һәм кунаклар килсә дип кечкенә кафе – монда “барная стойка”га кадәр бар һәм тренажерлар залы оештырып куйган. Киләчәк планнары тагын да зуррак. Бассейн булдырырга да уйлый әле ул!
Теләгәнен тормышка ашырырга язсын. Хәер, булдырыр да, чөнки “алтын куллы” ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев