Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь әни палатада бергә ята торган хатынның баласын тәрәзәдән ыргыткан

Өченче каттан егылып төшкән нарасый һәлак булган.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче хатын бала тудыру йортында яңа туган сабыйны үтергән дип шикләнәләр. 29 яшьлек хатын-кызга карата «нәни баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 16 августта кичке алтылар тирәсендә Стәрлетамак шәһәренең 1 нче номерлы клиник хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә өченче каттагы гомуми палатада була. 29 яшьлек хатын шушы хастаханәдә бала таба.


Башлангыч версия буенча, бу хатын үзе белән бер палатада ята торган хатынның баласын ала һәм өченче кат тәрәзәсеннән урамга ыргыта. Нарасый имгәнә һәм һәлак була. Урынга тикшерүчеләр бара. Тикшерү эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, 29 яшьлек хатынның үз баласын кесарев кисеме ясап алалар. Операциядән соң аны палатага китерәләр. Биредә тагын бер хатын була. Ул да бәбиләгән. Палатада ике кувез була, аларда яңа туган сабыйлар ята. Бер мизгелдә 29 яшьлек хатын палатадашының баласын кулына ала, аннары тәрәзә янына килә һәм баланы тәрәзәдән атып бәрә. Палатадагы кешеләр берсе дә бу хатынны туктатырга өлгерми.

«КП» ның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, 29 яшьлек хатын моңа кадәр психоневрология диспансерында дәвалана. Хәле яхшыргач, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Хәзер бу хатынны үз баласыннан да аерганнар, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/17-08-2021/st-rletamakta-yash-ni-palatada-berg-yata-torgan-hatynny-balasyn-t-r-z-d-n-yrgytkan-5833993

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев