Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җылы очрашу узды

Һәр елның 15 феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 34 ел вакыт узган.

Меңләгән яшь егетләр кулларына корал тотып интернациональ бурычларын намус белән үтиләр, төрле дәрәҗәдәге батырлыклар күрсәтәләр.

Укучыларда Әфганстанда хезмәт иткән райондашларыбызга карата хөрмәт, алар белән горурлану хисе тәрбияләү; батырлык төшенчәсенең асылын аңлату максатыннан Бәрәскә урта мәктәбендә “Әфганстан – исемең шигьри синең...” дип исемләнгән әфганчылар белән очрашу кичәсе булып үтте. Очрашуга Әтнә районы Әфганстан ветераннары рәисе Кәбиров Ленар, әфганчы авылдашыбыз Сабирҗанов Радик һәм Түбән Шашы авылында гомер итүче әфганчы Закиров Фарил килгән иде. Кунаклар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, аларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

Җыр­-моңга, биюләргә һәм моңсу хатирәләр белән үрелеп барган кичәбезне Кәбиров Ленар абый сүзләренә язылган, Зөлфәт Зиннуров башкарган “Төшләремдә һаман сугыш бара” җырының клибын карап тәмамладык.

Укучыларның да, килгән кунакларның күңеленә бу очрашу җылы хатирә булып кереп калыр. Илкүкләребез генә тыныч, имин булсын!

Алисә Хисмәтуллина, Бәрәскә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев