Үз-үзегезне саклагыз
Соңгы елларда сәламәтлек өлкәсенә кагылышлы үзгәрешләрнең уңай якка булуы куандыра. Балалар, урта буын гына түгел, өлкән буынның да сәламәтлеге бүгенге көндә дәүләт күзәтчелегендә.
Өлкәннәрне диспансеризация үткәрү өчен социаль яклау бүлегеннән махсус машина йөрүе хакында язган идек инде. Әтнә үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова әйтүенчә, хастаханәдә өлкәннәр өчен аерым кабинет эшләп килә. Табиблар ярдәменнән кемнәр файдалана, хастаханәдә өлкәннәр сәламәтлеген саклау өчен ниләр эшләнә, аларга кемнәр хезмәт күрсәтә – әнә шулар турында табиб – терапевт Гөлгенә Сәгъдиева белән сөйләшәбез.
– 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең сәламәтлеген саклау буенча алып барылган эшчәнлекнең төп үзгәлеге – алар аерым билгеләнгән бер бүлмәдә генә тикшеренү үтәләр, – ди ул. Олы кеше кайсы табибка күренергә тели, яки сәламәтлеге буенча кемгә күренү таләп ителә- һәркайсы бирегә килеп хезмәт күрсәтә. Күзләрне тикшерү, кан анализлары, шул исәптән биохимик анализ, йөрәк яздыру – болар барысы да әлеге бүлмәдән чыкмый гына башкарыла. Иң соңыннан башка табибларның язмаларына һәм күрсәтмәләренә нигезләнеп нәтиҗә ясала.
Олылар арасында хроник авырулардан интегүчеләр дә байтак. Авыру җитдиләнеп киткән очракта, терапевт андыйларга республика хастаханәләренә юллама бирә. Шул ук вакытта урын өстендә яткан авыруларны өйләрендә карау да оештырылган. Табиб андыйларның өенә бара, шунда ук кан анализлары алына, йөрәкне яздыру мөмкинлеге дә булдырылган. “Сугыш һәм тыл ветераннарының да өйләренә барабыз. Авылларда яшәүче өлкәннәр авырып киткән очракта, фельдшерларына хәбәр итәләр, ә фельдшерлар – участок табибларына”, – ди табиб- терапевт.
– Өлкәннәр арасында иң киң таралганы нинди чирләр?
– Гадәттә, иң күбе – кан басымы белән бәйле авырулар. Бигрәк тә югары кан басымыннан интегүчеләр күп. Суставлар белән азапланалар. Күбесенеке инде хроник рәвеш алган. Халык телендә “Шикәр авыруы” дип йөртелгәне дә нык таралган.
Пандемия шартларында 65 яшьтән өлкәнрәкләргә җәмәгать урыннарында, гомумән, кеше күп булган урыннарда бик йөрмәскә кирәклегенә басым ясала. Гөлгенә Фәрхәт кызы өлкәннәргә саф һавада ешрак булырга киңәш итә.
– Үз-үзләренә карата игътибарлы булсыннар, күбрәк хәрәкәтләнергә тырышсыннар иде. Юкка гына “Хәрәкәттә – бәрәкәт”дип әйтмиләр бит. Кичке якта паркта йөрү берәүгә дә зыян итмәс.
Тиешенчә йоклау, туклануны тәртипкә салу мөһим. Авырмагыз, сәламәт булыгыз, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев