Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Сибгат Хәким музеенда төрле чаралар үтә.
Шулар арасында без татар халкының милли киемнәренә багышланган "Ачык сандык" һәм "Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син - аһәңле бишек җырлары" дигән кичәләрне әйтеп узабыз. Күлле - Киме мәктәбе укучылары бу чараларда бик актив катнашты . Кичәләр музыка, җыр, шигырьләр белән үрелеп барды.
Нет комментариев