Исәнмесез, исәнмеСез
Безне кечкәнәдән берберең белән исәнләшергә, бигрәк тә өлкәннәр белән, дип тәрбияләделәр. Күңелгә шулкадәр сеңгән, хәтта урамда бер күргән кеше берничә тапкыр очраса да, “исәнмесез” дип әйтеп куям.
Берьюлы танышымны очраткач, аның белән «Исәнмесез», дип күрештем. Ул миңа: «Минем исән-сау икәнемне күреп торасың бит инде», – дип әйтеп куймасыңмы.
Аптырап калдым. Кызыксынып, «Исәнмесез» сүзенең мәгънәсенә төшенергә теләп интернет челтәрендә казындым. Баксаң шушындый гыйбарә дә бар икән: «Исәнмесез», сүзе янәсе, Казан егылганнан соң, кешеләр күмелгән урамнар буйлап, исән калганнарны эзләп йөргән вакытта барлыкка килгән, диелә. Әлеге сүз тирәсендә бәхәсләр дә күп икән. Дин әһелләре “Исәнмесез” дип түгел, “Әссәләмүгаләйкүм” дип исәнләшергә кирәк диләр.
Каян килеп “Исәнмесез” сүзенә бәйләндең, диярсез. Юкка түгел. Берьюлы мәктәп укучыларының укудан кайткан вакытларына юлыктым. Башлангыч сыйныф укучылары иде. Яннарында укытучылары да бар. Шулайдыр дип уйладым, берәрсенең әнисе булса, янында бер генә укучы бала торыр иде.
Ә биредә апаны чорнап алганнар. Һәм менә шушы укучыларның ник берсе булса да ялгышып “Исәнмесез”, дип әйтсен.
Кызганычка каршы, яннарындагы апалары да дәшмәде. Күңелсез күренеш әлбәттә. Авыл җирендә дә сә - ламләшергә онытып барабыз түгелме? Миңа калса, ничек дөрес итеп исәнләшергә, дип бәхәсләшеп утырганчы, очрашкач, иң мөһиме сәлам бирү, исәнләшү, хәл-әхвәлне белешү, яхшы мөнәсәбәттә булудыр.
Минем язганнарны укып, мәктәп укучылары турында сүз барганны аңлап, мәктәптән гаеп эзләүчеләр дә табылыр. Биредә гаеп бер якта гына димәс идем. Гаиләгә бәйле: «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр» дигән әйтем дә бар әле. Бары тик мәктәп белән гаилә бербөтен булып эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп буладыр.
Белешмә
Исәнләшү ул – игътибарлылык, кешегә сәламәтлек теләү, кешегә ярдәм итәргә әзер булу, әдәплелек билгесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев