Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәрби хезмәт

"Энә, чәнечке, пычак, кайчы ярамый!" - Моисеев ник кайткан? - хәрби комиссариатта ыгы-зыгы

Кичә, 28 ноябрьдә

Арча-Әтнә хәрби комиссариатында җыелыш булды. Анда шушы көннәрдә армиягә китәчәк призывникларның әти-әниләре, китәсе егетләр, дин әһеле, җитәкчеләр чакырылган иде. 

Бу призывта барлыгы ике районга 80 нән  артык егет армиягә  китәчәк. Әтнә районы буенча ике дистәгә якын. (Төгәл санны язарга кушмыйлар)   Менә шул ике дистә эченә кергән 7 егетебез армиягә сафларына китте инде. 1 декабрьдә тагын өч егетебезне   - Габидуллин Атлас Азат улы, Сираҗиев РәмисФирдәвес улы, Фазуллин Айнур Рафаэль улы -  армия сафларына озатачакбыз. Бу көнне  ике районга 6 егет армиягә китә. 

Кичәге очрашуга әнә шул өч егетебезнең әти-әниләрен чакырды хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһанов. Мондый сөйләшү һәр озату алдыннан үткәрелә торган матур гадәт.

Егетләргә, әти-әниләргә аларны борчыган сорауларга җавап та бу. Солдатны нәрсә көтә, юлга ниләр тыгарга, нәрсәләр алырга - барысы да аңлатыла монда.

- Өч тапкыр утырып ашарлык ризык җитә. Озаткан көнне иртән ашарга, төшке ашта, кич белән, шул кичтә калганы җыйнап алына. Калса су белән консерва каладыр. Консерва да икеле. Акча тыгабыз дисәгез, максимум өч мең сум, аның кадәр  тыкмасагыз да була. Киселә, чәнчелә торган бернәрсә алырга ярамый. Пычак, энэ, кайчы, открывалка кебек нәрсәләрне алу тыела...- дип, чәчләрне ничек алырга кирәклеген дә аңлатты комиссар.  

Әти-әниләр сорауларына җавап биргәндә, яңа гына поезддан төшкән солдат - Моисеев кайтып керде. Аның билгеләнергә кереше булган. Бер уңайдан Алмаз Әгъзәм улы аны әти-әниләр, егетләр  алдына кертеп бастырды да, сорагыз, ни беләсегез килә, диде.  Кызыклы да, файдалы да булды ул җавап-киңәшләр. Курыкмагыз, анда бар да сезнең кебекләр, -диде ул. 

Чара барышында Рәхмәтуллин Рәлис Радик улының әнисе  - Иске Өҗемдә яшәүче Рәхмәтуллина Рәхинә дә чакырылган иде. Алмаз Борһанов аңа хәрби частьтән  килгән Рәхмәт язуын да тапшырды. Егетләрне Рәлис кебек хезмәт итәргә чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев