Балачакнын ачы хатирәсе
Сафина Исламия Зариф кызы 1936 елның мартында Әтнә районы Югары Шашы авылында дөньяга килә.
Ул сөйләгәннәрдән:-" Сугыш башлангач та әтине сугышка алып киткәннәр, ә әни дүрт бала һәм әби белән ялгыз калган. . Ул вакытта әнием фермада сыер сава иде. Әтидән хатлар да килеп торды. Хат саен" Фәйрүзә, балаларны сакла"- дип яза торган иде. Ләкин күңелне шомландырып хатлар килүдән туктады һәм бер көнне хәбәрсез югалды дигән язу килде. Үлү хәбәре булмагач әни дә, без дә әтине гел көтеп яшәдек. Тормышның иң авыр, газаплы чаклары әнине окоп казырга җибәргәч башланды. Өйдә суык, ашарга юк, энекәшләрем кечкенә, әби карт. Ул чакларда нинди үлән бар, барын да ашадык инде. Кешеләргә ияреп черек бәрәңге җыярга йөргәнем әле дә хәтеремдә. Сугыш беткәннән сон да безнең тормышлар тиз генә рәтләнеп китә алмады, бик авырлык белән яшәдек. Кодрәтемнән килсә әни белән әбине бер генә көнгә алып кайтып хәзерге тормышны күрсәтер идем.Бар да бар, тынычлык кына булсын. Бөтен теләгәнем шул". - дип хатирәләр белән уртаклашты Исламия апай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев