Язмыштан узмыш юктыр...
Үткәннәрне барлап.
Тәмле төшләр күреп йоклап яткан өч баласының башыннан сыйпап, дүртенче баласына авырлы хатыны Бибинур белән саубуллашып, иртәнге кояш белән бергә сугышка чыгып китә Мөхәммәтзәки.
1941 елның июль ае. Хәрби комиссариаттан, Мөхәммәтзәкигә иртүк Әтнәгә килергә кушыла. Әтнә башына килеп җитеп, бераз каранып торгач, Бәрәскә авылыннаннан да бер ир килгәнен шәйләп ала ул. Янында 8-9 яшьләр тирәсендәге бер бала да бар. Исәнләшеп, танышкач, икесенә дә Арчага барырга кирәклеген белгәч, күрше авылдан килгән ир: «Бар улым, юл кырыеннан гына өйгә кайт, әниеңә сәлам әйт, исән-сау торыгыз», — дип, улының аркасыннан кагып сөя дә, малаен өенә озата (Үсеп килүче улын соңгы тапкыр күрүе, ә малайның әти назын соңгы тапкыр татуы була бу саубуллашу). Озак та тормый илтә торган ат та килеп җитә. Күәм авылыннан сугышка баручы Мөхәммәтзәки белән Бәрәскә авылыннан килгән Ярулла менә шулай танышып китәләр.
Сугышка дип киткән әлеге сугышчыларны берничә ай эшләтәләр. Бер-берсе белән дуслашып өлгерәләр, бер сынык ипине дә икегә бүлеп кабалар. Авылдан алган хатларны бергәләп укыйлар. Мөхәммәтзәки китеп күп тә үтми, беренче сыйныфны тәмамлаган улы Нурулла суга батып үлә. Нурулланың җидесе көнне Надия исемле кечкенә кызчыклары кызамыктан үлеп китә. «Балаларымны саклый алмадым», — дип бик борчылып елый хатыны Бибинур. Берсе артыннан берсе килгән борчулар...
Дүртенче балалары дөньяга килә. Эшкә бик батыр була Бибинур. Улы туып күп тә тормый, агач ярдыручы булып эшли башлый. 6 яшьлек кызы белән берничә айлык улы да үзе белән эшкә йөри. Кечкенә кыз энесен кабык арбада тартып йөри, елый башласа әнисенә дәшә торган була. Зур-зур агачларны ярдыру авыр хезмәт, кая барасың, эшләми дә булмый, ир-атлар сугышта, бөтен эш хатын-кыз җилкәсендә булган заман бит. Эше авыр булса да зарланмый, чөнки аларга бер тапкыр кайнар ризык белән бер сынык ипи бирелгән. Үз өлешен өчкә бүлә торган була ул. Ике арада йөргән хатлар аша авылдан менә шундый яңалыклар килә берьюлы Мөхәммәтзәкигә.
Сүз ара сүз чыгып Ярулла абый шаяртып болай дип әйтә: «Әй, Мөхәммәтзәки, исән-сау сугышлар бетеп, өйгә кайтсак минем улым бар, синдә кыз бар — бәлкем кодалар дә булып куярбыз әле,» — ди. Бергәләп көлешәләр дә, әлеге сүз онытыла.
1942 елның мартында Ленинград янындагы каты бәрелештә алар янында ук снаряд шартлый, бөтен җир туфракка күмелә. Атышлар тынганнан соң, туфрак астыннан яртылаш күренеп торган авыр хәлдәге Мөхәммәтзәкине казып чыгаралар. Шунда ук госпитальгә җибәрәләр, сул як янбашыннан алып тезгә кадәр аягы каты яраланган. Бераз аңга килгәннән соң, ул үзенең дусты Ярулланы эзләтә. Күпме генә эзләсәләр дә Ярулланы таба алмыйлар, ул хәбәрсез югала.
...Көн кичкә кереп барганда Бибинурлар ишек алдына ат килеп туктый. «Хай, җаным, тагын нәрсә булды икән?» — дип йөгереп ишектән чыкса, ике култык таягын арбадан төшергән, үзе ат арбасыннан төшә алмый азапланган ирен танып ала. «Ярар, үзең исән-сау кайттың бит, калган авырлыкларны ничек тә җиңәрбез әле», — ди ул. Ике ел сугыш аерганнан соң менә шулай күрешергә насыйп була аларга. Авыр еллар — ачлык, сугыштан кайткан яраларның сызлануы, яу кырына киткән авылдашлардан кайгылы хәбәрләр килеп торуы, өй саен ятим балалар...
Тормышны яңадан башларга туры килә Мөхәммәтзәкигә. Шулай еллар үткәне сизелми, балалар да үсеп җитә.
Күәм авылына кунакка килгән бер егетнең Мөхәммәтзәки кызына күзе төшә. Аралаша башлыйлар.
Көннәрдән бер көнне боларга «кунак егеттән» яучы килеп төшә. Сөйләшә башлагач әлеге кунак егетнең Бәрәскә авылыныкы икәнен беләләр.
Әтисе Ярулланы Әтнәгә кадәр озата килгән 8-9 яшьлек бала — шушы егет булып чыга. Ярулланың шаярып әйткән сүзе Аллаһы Тәгаләнең «Әмин» дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Менә бит ул дөнья кемнәрне генә очраштырмый да, кемнәрне генә таныштырмый. Өлкәннәр бит: «Ходайның колагы бик сак аның, уйнап әйтсәң дә — уйлап әйт», — дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Сугышчан батырлыклары өчен бабай Ленинград шәһәре янында барган сугышта катнашып «Батырлык медале», шулай ук 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Гөлнар Фазылҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев