Каенсар мәчетендә Тукай намаз укыган
Шушы кечкенә генә авыл бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында хатирәләр саклый. Дәлилләр белән ныгытылган тарих чагылыш таба бу мәкаләдә.
Биредәге зиратта аның кадерле апасы Саҗидәнең җәмәгате – җизнәсе Әхмәтсафа Әхмәтзариф улы Хәбибуллин җирләнгән.
Шул ук вакытта Каенсар авылының килеп чыгышы да кызыклы мәгълүматларга нигезләнгән. Киләчәк буын боларны белергә тиеш; кем белә, алдагы буыннар, бәлки, бу теманы тагын да киңрәк җәелдерерләр. Шулай да, сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, язманы бөек шагыйребез турында дәвам итү урынлы булыр.
Каенсар кечкенә булса да, гаять тирән, бай тарихлы авыл.
Авылга нигезне әле 1600 елларда ук салганнар. Шундый риваять бар: Казан ханлыгын Явыз Иван гаскәре басып алгач, күрәсең, өч бертуган – Иртуган, Көнтуган һәм Айтуган Әтнә районының хәзерге Мари Республикасы белән чиктәш, кара урман баскан җирләренә барып төпләнәләр.
Айтуган исемлесе нәкъ менә Каенсарга нигез сала. Аның истәлеге буларак, авыл янында Айтуган исемле коры елга саклана. Хәер, монысы мәкаләнең кереш өлеше генә. Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, бу тарихны хәзергерәк чорга күчеп дәвам итик.
Ул вакытларда авыл мәчете һәм аның элекке имамы кем булгандыр, анысы билгесез.
Әмма XIX гасыр ахырында Казанда мәдрәсә тәмамлаган 24 яшьлек Көтернәс авылы (хәзер ул Күпербашка кушылган) егете Әхмәтсафаның Каенсар авылына мулла итеп билгеләнүе билгеле. Ул Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәт кызы, 17 яшьлек Бибисаҗидәгә өйләнә. Әхмәтсафа зәңгәр күзле, коңгырт чәчле, җор сүзле, ачык йөзле егет була.
Башта Казанда бер байда самовар куючы булып эшли, аннан мәдрәсәгә керә. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң укытучы булып эшли. Авылга өйләнергә кайта һәм Зиннәтулла хәзрәтнең икенче кызы Бибисаҗидәгә яучы җибәрәләр, кыз ярәшелә.
Туй вакыты җиткәч кенә, Бибисаҗидәнең 16 яшьтә генә булуы ачыклана. Мулла, 17 яше тулмыйча никах укырга ярамый дип, туйны кичектерә. Туй бер елдан соң гына була. Ә инде 1895 елның 19 декабрендә Әхмәтсафа Хәбибуллинны Каенсар авылына мулла итеп билгелиләр.
Биредә Бибисаҗидәнең кем булуын ачыклап узу дөрес булыр.
Габдулла Тукай үзенең “Исемдә калганнар” әсәрендә уллыкка алып тәрбия кылган вакытта аңа Бибисаҗидә апасының нык булышуын искә ала. Бибисаҗидә аны яклый, ярдәм итә, юата. “Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә”, – дип яза Габдулла Тукай.
Әхмәтсафа хәзрәтнең вафатыннан соң, Бибисаҗидә абыстай кызы янына, Яшел Үзән районының Бәчек авылына күченә. Әмма факт – гомеренең күпчелек өлешен Каенсар авылында уздыра ул.
Шушы чорда Габдулла Тукай берничә тапкыр яраткан апасына кунакка килә. Моны Татарстанның Халык шагыйре Сибгат Хәкимнең түбәндәге шигъри юллары да раслый:
“Каенсар юлым өстендә
Бераз гына каерылсам.
Каенсар – кечкенә, ләкин
Тукай булган Каенсар”, – дип яза ул.
Каенсарда Бибисаҗидә һәм Әхмәтсафа Хәбибуллиннар яшәгән йорт авылның уртасында, мәчет белән янәшә урнашкан булган.
Авылдашлары сөйләве буенча йорт зур, аның подвал өлеше дә булган. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, Бибисаҗидә абыстай киткәч, ул йортны сүтеп тирә-як авыллардагы мохтаҗларга утын итеп тараталар.
Аннан соң ул нигезгә башлангыч мәктәп төзегәннәр, берара анда авыл китапханәсе урнаша, ә бүгенге көндә бу бина ташландык – инде җиргә иңеп, чери башлаган. Югыйсә авыл китапханәчесе Дания Мөхәммәтгалиева бер ягында авыл музее оештыра башлап, бик кызыклы экспонатлар да туплаган иде...
Хәер, монысыннан да аянычы – Габдулла Тукай Каенсарга килгән саен җизнәсе белән була торган мәчет җимерелеп бара.

Элекке Каенсар авылы мәчете.
Күз алдына китерик әле – Каенсарга кунакка килгәч, Тукай үзенең җизнәсе, авыл мулласы белән 5 вакыт намаз укырга берничек тә бармыйча кала алмаган. Бик кызганыч, бу хакта бер генә истәлек язмасы калмаган.
Ә үзем кечкенә чакта инде шактый өлкән яшьтәге күрше апаның көлеп: “Әти белән әни, Тукайның мулла абзыйларның лапас бүрәнәләренә бик килешле итеп килде-киттеле шигырьләр язуы турында да сөйлиләр иде”, – диюен яхшы хәтерлим. “Татар Пушкины” булган, ләбаса: рус шагыйре дә шундый шигырьләре белән билгеле бит. Бу теманы кырыйга куеп торыйк та, язманы Каенсар мәчете турында дәвам итик.
Фотодан бик моңсу итеп карап торучы бу бина Каенсар авылының борынгы мәчете.
Мәгълүматлар аның 1861 елгы булуын күрсәтә. Кызганычка каршы аны төзәтергә, реконструкция ясарга теләүчеләр күренеп тормый. Мөгаен, шулай череп, җимерелер – сүтеп юк итәрләр инде аны.

Бүгенге Каенсар авылы мәчете
Югыйсә аның бүрәнәләре искитәрлек – юан булулары бер хәл, тигез дә, клуб хезмәтен үтәгәндә эченә җылы да кергәч күрәсең – әле бик черемәгән дә иде. Хәзерге халәтен белеп булмый, эченә кергән юк...
Мәчетнең тарихы да бик гыйбрәтле. Авылның өлкәннәре сөйләгәннәрне бәян итәм. Аларга да борынгы бабайлар сөйләгән. ...Каенсардан басу юлы белән барсаң, 15 чакырым тирәсе ераклыкта урнашкан Иске Җогып авылына килеп чыгасың. XXIX гасыр урталарында шушы авыл бае заманы өчен хәйран зур саналган Күәмдә, үз проекты белән бишенче мәхәллә өчен мәчет төзетә.
Революциядән соң ул колхоз склады, мәктәп, клуб рольләрен үти, ә соңрак ташландык хәлдә була. 1995 елны аны төзәтеп, кабат мәчет халәтенә кертәләр.
Әлеге мәчет бай тарафыннан 1859 елны төзелә. Моннан соң бай Күәм авылы күршесендәге Каенсарга килеп, монда да мәчет төзетергә теләвен әйтә. Күәмдәге мәчет проектын да тәкъдим итә.
Әмма Каенсар халкы: “Бездә кечерәк булса иде, аны ягып җылытып бетерә дә алмыйбыз без”, – дип каршы төшә. Шулай итеп, 1861 елны Каенсар авылында Күәмдәге “абыйсы”на бик охшаган, әмма күпкә җыйнаграк мәчет сафка баса... Өлкәннәр фикере бу. Әлбәттә, документаль түгел, дөреслеге шикләндерә дияргә мөмкин. Архив документы түгел шул.
...Аннан соңгы елларда да мәчетне шул ук бай үзе карап тора: утынын да таба, эшләүчеләргә дә түли. Еллар узу белән байның сәламәтлеге китә, балалары читкә китә, күрәсең, ул турыда мәгълүмат юк. Байбичә, ягъни, бай җәмәгате тол калгач та 2 ел буе Каенсар мәчетен тәрбияләп тора.
Ә беркөнне: “Каенсарлар, гафу итегез, минем дә сәламәтлегем какшады.
Финанс мөмкинлегем дә чикләнде. Моннан соң мәчетне үзегез тәрбияләп торыгыз инде”, – ди. Шулай итеп, мәчетне карап тору авыл халкы өстендә кала.
Шөкер, мәчете булгач, монысын гына авыл халкы куанып башкара. Тик революция һәм аннан соңгы дингә каршы көрәш еллары нәтиҗәсендә мәчетебезнең манарасын кисәләр.
Ул башта колхоз идарәсе була, аннан мәктәпкә әйләнә, соңрак колхоз склады булып хезмәт итә. Моннан соң озак еллар клуб булып тора. Минем дә балалык, яшьлек елларым шунда узды. Спектакль, концерт куюда катнаштым, шунда ук домино, шашка, шахмат уйнадым. Әле ул гынамы? Кырыйдагы почмакта өстәл теннисы уйнап, кулдан ясалган махсус урындыкка яткан хәлдә штанга да күтәрдем...
Ә чормадагы тәрәзәләре ватылу сәбәпле, анда күгәрченнәр оялаган иде. Без, бер төркем малай-шалай шул клуб артындагы махсус ишектән кереп, баскычтан өскә менеп, 1 метрдан артык биеклектәге күгәрчен тизәге өстеннән кыю атлап, андагы һәр почмакны тикшереп йөри идек.
Күгәрчен йомыркалары аша атлап йөри торгач, “1861” дигән язу әнә шунда чалынды инде күзгә. Ул вакытта бу язу төзелгән елыдыр дигән уй башка бер дә килмәде. Инде ул түбәне яңага алыштырдылар, хәзер анда чиста, коры, күгәрченнәр дә, тизәкләре дә юк – мөгаен ул язу да юкка чыккандыр...
Кабат Габдулла Тукайга, аның Бибисаҗидә апасына һәм җизнәсенә булган мәхәббәтенә әйләнеп кайтыйк әле.
Ул аларга да, балаларына да сәлам әйтеп хатлар язып торган.
1903 елның 30 июнендә Уральскийдан Каенсарга Саҗидә апасына язган хатында: “Бервакыт, Кырлайдан Өчилегә килгән вакытымда (1894 елның җәе), бабайларда җизнәмнең яңа кияү вакыты иде.
Исегездәме, мин икегезнең кияү белән кыз ялгыз кала торган бүлмәгә кереп чәй эчтем, әмма яшьлегемнән бер нәрсә дә аңламадым. Шәфкатьле апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам. Әнием үлгәч, бабайлар өендә миңа мәрхәмәт күзе белән караучы юк иде, бары син бар идең”, – дип яза.
Ә икенче хатын: “Сез ки, кешеләрнең иң кадерлесе, югары дәрәҗәлеләрнең иң ихтирамлысы булган хөрмәтле җизнәбезгә гадәттәгечә сәламнәребезне җибәреп ирештергәннән соң, хәер догаларыгызны өмет итеп калдым. Һәм дә кадерле һәм хөрмәтле булган тутабыз Бибисаҗидәгә чиксез күп һәм бетмәс-төкәнмәс сәламнәребезне җибәреп ирештердем…” – дип башлый Габдулла.
Бу хатлар белән Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган Габдулла Тукай әсәрләре тупланган 6 томлык академик басмада танышырга мөмкин. Хатлардан күренгәнчә Габдулла Саҗидә апасын һәм җизнәсен бик олылап, якын туганнары итеп яшәгән.
Әйтергә кирәк, Тукай шушы кадерле кешеләр яшәгән Каенсар авылын да һич онытмаган. Казанга кайткач, солдатка каралу уңае белән Габдулла Тукай туган якларына кайтырга әзерләнә. Өс-башын үзгәртә, туганнарына һәм якыннарына күчтәнәчләр ала. Унике ел югалып торганнан соң сынатырга ярамый, ул бит инде танылып килә торган татар шагыйре. Ул үзен Кушлавычта, Кырлайда балачак дуслары һәм Зөһрә әнисе, ә Каенсар авылында аның күңеленә “ак фәрештә” булып кереп калган Саҗидә апасы белән очрашулар көткәнен белә.
1907 елда октябрь башларында солдатка алынырга комиссия тору өчен Олы Әтнәгә кайтканда, турыдан-туры Казаннан Каенсар авылына, Бибисаҗидә апасы һәм Әхмәтсафа җизнәсе янына килә, күчтәнәчләр алып кайта. Бу турыда Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким “Шагыйрьнең бала чагы” поэмасында яза. Поэма Бибисаҗидә апа сөйләме белән язылган:
Бик күп еллар үткәч миңа аны
Насыйп булды тагын күрергә.
Җиденче ел иде, көз көнендә
Ул наборга кайтты керергә.
Туңып килеп керде безнең өйгә,
Сораштырдым аның саулыгын.
Бүләк итте шунда бөртекле чәй,
Исле сабын белән яулыгын.
Тукайның ул чорда берничек тә мәчеткә бармыйча калуын күзаллап булмый. Шагыйрь Олы Әтнәдә эше беткәч Бибисаҗидә апаларына кайта. Озатканда Бибисаҗидә апасы аның кулына йон бияләй, аягына киез итек кидереп озата.
Горурланып әйтәм – Каенсар авылында бик ярдәмчел, кунакчыл кешеләр яши. Авыл халкы бу гаиләне бик хөрмәт итә.
Тик беребез дә Аллаһ кушканнан артыгын яши алмый шул. Озак авырудан соң 1937 елда Әхмәтсафа хәзрәт Хәбибуллин да вафат була, аны Каенсар авылы зиратына җирлиләр.
Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан, инде мәрхүм булган, авылның ул вакыттагы имамы Вәгыйзь хәзрәт башлап йөреп, авыл халкы катнашында яңа чардуган һәм “Хәбибуллин Әхмәтсафа Әхмәтзариф улы, 1869-1937” дип язылган таш куйдылар.
Шулай да аның белән бәйле тагын бер истәлегем бар.
Мәрхүмә әнием сөйләгәннәрдән бу. “1937 елгы сайлауларга Әхмәтсафа хәзрәтне бер төркем яшьләр шул элекке мәчеткә күтәреп алып бардылар. Кайтканда бертуктаусыз елый иде”, – диде. Мөгаен, мәчетнең тирә-якка мәгърифәт нуры сибеп торган, Аллаһның гыйбадәт йортына килүчеләрнең күплегеннән тирә-як яңгырап торган чорларны искә алып, үксеп-үксеп, үртәлеп елагандыр ул. Ә 1937 елга килсәк, ул елны сайлаулар булмаган.
Аның каравы “Сталин Конституциясе”н кабул иткәннәр – мөгаен, шул булгандыр ул.
... Шулай итеп Бибисаҗидә абыстай ялгыз кала. Балалары читтә яшиләр. Бөек Ватан сугышы башлана, авылга эвакуацияләнгән урыс хатын-кызлары кайтарыла. Бибисаҗидә абыстайның өе зур булу сәбәпле, аларны шунда урнаштыралар.
Ул еллар турындагы истәлекләрне Бибисаҗидә абыстайның күршеләре булып яшәгән бертуганнар: Раушания, Фирдия, Ләбибә апалар сөйләде, хәзер бары берсе – соңгысы гына исән-сау.
“Бибисаҗидә апа кечкенә генә, чандыр гәүдәле карчык иде. Элегрәк, ягарга утын җитмәү сәбәпле, бер-береңә өйдәш булу гадәте бар иде.
Абыстайның кызлары Өммеһания, Нурдидә, Әкълимә буй җитеп Казанга киткәннән соң, ул ялгыз калды. Шулай бер кышны бездә уздырды ул. Бездә торганда еш кына энесе Габдулланы искә ала торган иде.
Алъяпкычы астына икмәк кисәкләре кыстырып алып чыгып аңа биргәнлеген, яисә, аны иркәләп сөйгән, юаткан вакытларын сөйләгәндә, аның күзләреннән яшь килә иде. Ә без исә Тукай “Исемдә калганнар”ында барысын да дөрес язган икән бит дип уйлый идек”, – диләр алар.
“Сугыш башланганда безнең әтиебез Мәннәф колхоз рәисе иде, аны башта алмадылар, аннан ул да сугышка китте һәм кайтмады. Бибисаҗидә апада яшәүчеләр, өйләрендә суык булу сәбәпле, дини китапларны ягып җылына башлаганнар. Саҗидә абыстай ягып бетерәләр инде дип, бер ләгәнгә тутырып китаплар алып керде. Аларның кайберләре әле дә чормада саклана. Күп вакытын бездә үткәрде, көндез өенә чыгып кына керә иде. Бибисаҗидә абыстайның балалары килгәләп йөрделәр. Шуннан аны Өммеһания апа Бәчеккә алып китте. Авылны, кешеләрне бик сагынып хатлар язды, әниебез Сания елый-елый укый иде. Әкълимә, Нурдидә берничә тапкыр безгә кунак булып кайттылар. Бибисаҗидә абыстай бик белемле, сабыр, һәркемгә ярдәм итә торган кеше иде. Без аны бик сагынып искә алабыз, догаларыбыздан бер дә калдырмыйбыз”, – дип берсен-берсе тулыландырып сөйлиләр.
Аларда Бибисаҗидә абыстайның Сания апага язган хаты саклана иде. Ул хатта Бибисаҗидә абыстай Каенсар авылын сагынуын белдерә, сугыштан кемнәрнең кайтуы, авылда яшәү шартлары белән кызыксына һәм үзләренең Бәчектә ничек яшәүләрен яза.
Әлеге бертуган апалар Бибисаҗидә апаның борынгы китапларын һәм кулъязмаларын Арчадагы музейга тапшыралар.
Арада иң кызык экспонат – Габдулла Тукайның Каенсарга кайткач калдырып киткән юл чемоданы була. Бибисаҗидә абыстай аны күршесе Сания апага керткән булган. Аны да эчендәге барлык китап-дәфтәрләре һәм башка кирәк-яраклары белән Арчадагы музейга биреп җибәргәннәр. Бу кызыклы экспонат турында өйрәнүне дәвам итәргә кирәктер, мөгаен...
Тагын бер факт – Габдулла Тукайның кечкенә чагына багышланган “Каргышлы балачак” исемендәге күп серияле фильмның бер сериясе Каенсар авылының Һәдия әби йортында төшерелде.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: районыбызның кечкенә генә Каенсар авылында да үрнәк алырдай бөек шәхес – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның яраткан җизнәсе Әхмәтсафа хәзрәт мулла булып торган. Ә иң кызыгы – ул эшләгән, Тукай йөргән мәчет әле исән. Әмма нык тетрәндергәне – ул инде кыйшаеп бара һәм кызганычка каршы, аның язмышы беркемгә дә кирәкми.
Әлеге мәкаләне язганда “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гариповның, Бөтендөнья татар конгрессының һәм Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әдәби чыганаклары кулланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев