Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәтер

Олпат җитәкче

Галиев Фәйзи Әхмәтхан улы 1925-2020

Галиев Фәйзи Әхмәтхан улы 1925 елның 2 июлендә Әтнә районы Түбән Шашы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Күрше Күңгәр авылының җидееллык мәктәбен тәмамлауга, хезмәт юлын башлый: туган авылы «Чулпан» колхозында хисапчы булып эшли, бер үк вакытта 1941-1942 елларда авыл яшьләренең комсомол оешмасын җитәкли.
1942 елда, унҗиде яше тулуга, яшь егет үз теләге белән фронтка китә. 1944 елда, каты яраланып, авылга кайта. Кайтуга, үзенә ышаныч белдергән авылдашларының, район вәкиленең сүзен тыңлап, авыр хезмәткә алына – 1944 елның 20 июнендә күмәк хуҗалык рәисе булып эшли башлый. Казанда күмәк хуҗалык рәисләре әзерләү буенча ике еллык мәктәптә укып кайта. Сугыш вакытында эшкәртелмичә яткан җирләрне үгезләр белән сукалатып, аңа тирә-күрше авыллардан, районнардан җыелган орлыкларны чәчтерә.
 1959 елдан җиде авылны берләштергән «Искра» күмәк хуҗалыгында җитәкчелек итә. Күмәк хуҗалык югары һәм тотырыклы уңыш алуы белән районда гына түгел, бөтен республикабызда да билгеле миллионер хуҗалыкка әйләнә. Күмәк хуҗалык рәисе вазыйфасын Фәйзи Әхмәтхан улы 49 ел берөзлексез башкарып килә.
Хөкүмәтебез Галиев Фәйзи Әхмәтхан улының тырыш һәм тынгысыз хезмәтен югары бәяли. Җитәкчелек хезмәтендәге уңышлары өчен Фәйзи Галиев ТАССР  Югары Советының Почет грамотасы, Ленин ордены, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, аңа «Татарстанның атказанган агрономы», «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1967 елда Татарстан АССР Югары Советына, 1979 елда СССР Югары Советына депутат итеп сайлана. 2005 елда «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә. Бай хезмәт тәҗрибәсенә таянып, авыл халкының фидакарь хезмәтен, борынгыдан килгән күркәм гореф-гадәтләрен һәм тормыш итүгә, яшәүгә нисбәтле уй-хисләрен тасвирлаган «Икмәк язмышы» (1984), «Авылым гадәтләре» (1989), «Әтнә – күңелем бишеге» (1998) исемле документаль повесть жанрындагы әсәрләре белән Фәйзи Галиев үзенең сәләтле каләм иясе икәнлеген дә исбат итә.  
 Галиев Фәйзи Әхмәтхан улы 2020 елның 12 октябрендә 96 яшендә  вафат була.   

Район үзәк китапханәсе белән берлектә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев