Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Синсез үткән бер ел!.. - Гөлзада Нәҗипованың якты истәлегенә багышлыйм

Мин әле дә синең телефон номерыңны җыям. Тик ул дәшми. Күптән шалтыратканың да юк?.. – уйларым  куркуга да сала. Әмма берни эшли  алмыйм,  минем өчен син исән, бер ел үтсә дә  үлемеңне кабул итә алмыйм.

     Әллә ничә тапкыр синең  турында язарга утырам да  торып китәм, синең бу дөньяда юклыгыңны  язарга кулым бармый. 

“Гөлзада Гаптрәүф кызы мин”, дип  шалтыратырсың  да, “Ни язасың анда, башка язар кешең беттеме әллә”, диярсең. “Әнә, без бишәр тапкыр караган ( безнең кебек бу спектакльгә гашыйк булучылар юктыр, дия идек) “Гүзәлем Әсәл” спектакле Кыргыз халкын үзенә каратып кайтты, яз шуны, минем  бу спектакльне карагач соңарып язган мәкаләмне дә куш, дип өстәрсең. Елмаеп карарсың  да, ник өйрәтәм икән, үзең дә беләсең”, диярсең.  Син ул чакта язган  ике куш бит  кулымны пешерә,  юлларын да ятлап бетерә яздым,  кат-кат укый торгач таушала да башлады.  Дәфтәр бите дә шулай кадерле буласын алдан белсәң икән ул...

 Язмаларыңны газетабызда бастырмый калган булмады, ә монысы соңарып килде. Кәефең булмагач,  вакытында яза алмадың.  Мәкаләм басылган газетаны   алу  белән “ Газетаны көтеп арып беттем, шулкадәр рәхәт итеп язгансың, үзем яза башлаганын да төгәлләп  җибәрәм, бер төсле фикер йөртәбез икән”, дип сөенеп шалтыраттың...

  Җентекләп язылган бу бәяңнең  бер өлешен  менә хәзер файдаланам да, Әтнә дәүләт драма театрының музеена тапшырам, киләчәктә 100 еллык театрның музее да булмый калмас. Тагын кайсы тамашачы “Гүзәлем Әсәл”не карагач, дәфтәр  битенә шакмак саен язып утырыр икән?..

 

    ...”Гүзәлем Әсәл” – бер дигән әсәр!

    Әлеге спектакльне карарга эчке бер дулкынлану, курку, шомлану хисләре белән бардым. Беренчедән,  моннан 45 ел элек куелган телевизион спектакльдә  Камал театры корифейларының ( Әсәл – Наилә Гәрәәева, Ильяс – Ренат Таҗетдинов, Хәдичә – Шәһсәнәм Әсфәндиярова, Байтимер – Шәүкәт Биктимеров, Җантай – Ирек Баһманов)  һәр җөмләсе, һәр хәрәкәте күз алдында; “Алар югарылыгына күтәрә алырлармы безнекеләр?” дигән сорау бимазалады күңелне. Икенчедән, бәләкәй Саматны минем оныгым уйнарга тиеш. Йөрәгемне учыма кысып, ни тере, ни үле, кереп утырдым тамаша залына.  Секунд эчендә сәхнәдә барган вакыйгалар үзенә бөтереп  алып кереп китте. Артистларыбыз белән бергә өзгәләндек, бергә бәргәләндек. Нәфрәтләндек тә, кызгандык та. Сокландык та. Залда күз яшьләре аша көлү дә еш яңгырады. Берсенең генә дә  “Башкару осталыгы җитеп бетми”дигән уе юк, була да алмый. Тамашачылар арасында әледән-әле ишетелгән репликалар ( Бу ирләр нәрсә булса, шешәгә тотына”, “Гафу итмә, җаным, кичерә күрмә”, “И-и балакаем да, күңеле сизә бугай әтисе икәнне” һ.б.) еш, бик еш яңгыраган алкышлар  да - бөтен бәяләмәләрдән артыграктыр.

Тик... тәфсилләбрәк сөйләргә тел кычыта. Җитмәсә, сәхнәдә – яңа йөзләр...

Әминә Ситдыйкова автобазадагы җыештыручыны уйный. Сүзсез роль, ләкин никадәр хисләр ургый аның хәрәкәтләрендә. Мимикасы, мыскыллы елмаюы, үтергеч күз карашы бөтен тәэсирләре: борчу-шатлыгы да, ризасызлыгы да, вакыйгаларга битараф түгеллеге дә ачык чагыла Әминәнең мөлаем йөзендә.

Элмир Нургалиев (шофер) спектакльдә бер генә җөмлә әйтә, әмма ничек итеп әйтә бит: гаделсезлеккә чыккан көчле ачуы, ташып торган нәфрәте ап-ачык сизелә шушы кыска гына репликада.

Һәр җөмләсе елмайта торган бу героиня ут уйната сәхнәдә: шаян телле, уйнаклап торган гәүдәле, оптимист холыклы Фатыйма. Алсу Мусавирова , үзенә егерме генә яшь булса да, ике бала анасын, башбирмәс шофер хатынны  шулкадәр җете буяулар белән калку итеп күрсәтә белде. Бик матур образ тудырды бу кыз бала.

Сәхнәдә Камал ( Илфат Шәрифуллин) күренүгә, авызлар үзеннән-үзе ерыла башлый. Аны күргәч, Айрат Хәмитовның “биюченең тырнагы да бии” дигән сүзләре күңелгә килә. Илфат уйнамый, рәхәтләнеп, пыр-туздырып яши. Бик яшь булса да, үтә дә сизгер аның героеның җаны, Байтимер агаеның фаҗигале язмышын үз йөрәге аша үткәрә белә ул. Киләчәге өметле Шәрифуллинның... “

 

– шул рәвешле һәр артистка бәя бирелгән язмаң. Шакмак саен язылган 8 бит.  Һәр кешенең уй-кичерешләрен  менә шулай тотып алып, зурлап бәяләвең сокландыра. Алай гына да түгел, үз хәлең хәл эчендә булганда да кайгы килгәннәргә терәк була аласың син.  Шуңадыр дусларың да бихисап.

    ... Озаклап, рәхәтләнеп сөйләшәбез, сөйләшер сүзләр, уртак темалар күп. Син – Күәм авылы килене, мин – Күәм кызы. Бер мәктәп тә бәйли, мин - ул мәктәпне тәмамлаган  укучы, ә син-  эшләп торган укытучы.   Әле нинди укытучы! Рус телен синең кебек өйрәтүчеләр  бармы икән, үз предметын белүчеләр, әлбәттә бардыр, тик укучыларын синең кебек,  әниләредәй  якын итүче, аларның тормышы белән яшәүчеләре юктыр. Анысын югары белем дипломы  белән генә алып булмый . Ә син – авыл мәктәбенең генә түгел, Күәм  горурлыгы булдың. Арча районының Сарай Чокырча авылында тусаң да, килен булып төшкән авылыңны да  үзеңнеке иттең. Без барыбыз да синең үзеңнеке идек. Кешеләргә булган мондый ярату кайдан килгәндер, әниең Наҗия шундый олы йөрәкле булдымы икән, әллә әтиең Гаптрәүф шулай тәрбияләдеме, әллә биш бала арасыннан олысы булуың бар кеше турында кайгыртып яшәргә өйрәттеме?!

    Син  шулкадәр  яратып яшәдең, кайнанаң Саҗидә апа белән кайнатаң Котдус абыйның нинди хөрмәтле кешеләр икәнлеген без син килгәч белдек. Син балаларыңа гына түгел, һәр  кешегә моны аңлата алдың. Алар әйбәтләр, дип сөйләп йөрмәдең билгеле, мең йозак белән бикләнгән язмышлар син килгәч ачылды. Кайнатаң Котдус абыйның  егерме елдан артык хәрби сер саклап яшәгәнен дә, лаеклы хөрмәтне вакытында күрә алмаганын да  синең улың реферат язгач кына белдек.  Син  һәм син тәрбияләгән балалар  усал- акыллы бу нәселне  югары мөнбәргә күтәрде. Ирең Рөстәмне  зурлавың, аның туганнарын  кадерләтте.  Киң күңелеңә бары да сыйды. Сокланып синнән үрнәк алырга тырыштык.

  Кулыннан килмәгән эш тә юк, күпкырлы сәләтең,  уңганлыгыңны әйтеп тормыйм; ничә еллар синең сәхнәдә спектакль уйнавыңны оныта алмыйм.  Мәктәп укытучылары, кайсы ел икәнлеген хәтерләмим, спектакль сәхнәләштерделәр. “Үзебез сайлаган язмыш” иде бугай ул. Шул спектакльнең башланганын ярты сәгать  көттек, чөнки синсез башлана алмады. Мәдәният йортында юк идең, имеш-мимеш таралды.  Шул ярты сәгать эчендә авыл халкы хафага төшеп, синең өчен борчылды.Ут йоттык, син дә кадерле,  спектакльне дә карыйсы килә. Булмас инде дигәндә, син килеп кердең,  сине күргәч кул чапты авылдашлар. Үзеңнең сәламәтлегең  турында уйламыйча, авырсаң да сәхнәгә мендең. Ә ничек уйнадың, әллә яшәдеңме икән, уй-кичерешләрең героеңныкына тәңгәл иде күрәсең.

    Газета укучыларыбызның яраткан хәбәрчеләренең берсе идең син. Язмаларың озак күренми торса,  эзли башлый идек, чөнки сине укыйсы килә,  язмаларыңдагы,  синдәге сафлыкка сусала.  Халыкка ни кирәген белеп, аның күңеленә үтәрлек итеп яза беләсең. Шул халык арасында кайнап яшәгәнгә инде ул. Ә халык  яратканын  күз уңыннан җибәрми.

     Авыруың турында ишеткәч, күктәге кояш юкка чыккандай тоелды. Тик син бирешмәдең, бу авыруны да елмаеп җиңдең,   яман шешне елмаеп җиңәр өчен нинди батырлык кирәген хәзер беләм,  моны бары бу авыру белән ялгыз калучылар, якыннарын сыкрап тәрбияләүчеләр һәм  аларны,  күз яшьләрен йотып, соңгы юлга  озатучылар  белә.

Бер-бер артлы узган операцияләр дә синең сабыр холкыңны үзгәртә алмады.  Бер дә онытмыйм, хәлеңне белергә больницага мендем, күз алдымда  шул күренеш, операция ясаганга ике-өч көн булгандыр, син намаз укыйсың. Мин ишектән сине күзәтәм, ә үзем: “Йа, Раббым, теләкләрен  кабул кылып, сәламәтлек, гомер бир...”, дип кабатлыйм,  йөрәк чырадай  теленә.  Намаз хәрәкәтләрен ясарга күпме көч кирәк икәнлекне операция ясаткан белә.

Аллаһы Тәгалә сине ташламады, син үзең дә гел шулай дип әйттең.  “Беттем”, дигәндә дә, тормышны яратуың өчен ул сиңа “байтак гомер өстәде”. Синең ул сүзләреңне хәзер аңлагандай  булам,  калган гомерне барлап,  аның һәр көнен бушка уздырмаска тырышып яшәгәнеңә күрә син аны байтак дигәнсеңдер. Ә ул алай ук була алмады. 2017 нең  октябрь ае сине җир куйнына салды. Үзең яраткан алтын көздә киттең син, аның бар матурлыгын тоеп, шушы көздә үзеңне ел саен искә алачакларын белеп киттең. Тик көздә генә түгел, ел буена да  сине онытып булмаганны, кайта-кайта синең белән  аралашып яшисебезне  белми киттең...

 Гаиләң, балаларың, оныкларың, туганнарың, укучыларың өчен, безнең өчен син  исән әле. Минем кебек синең телефон номерыңны җыючылар да   бардыр...

    Сине алып киткән көздән бер ел үткән,

    дога укып үткән бер ел! Кабул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев