«Төннәр буе йоклый алмый ятам...” - хатирәләр өермә
Тәкъдиргә каршы барып буламыни, Театр елы якты, бөек шәхесләрне югалтудан башланды. Әтнәнең легендар режиссерын озатып өлгермәдек, татарның бөек улы Илһам Шакировның үлеме тынсыз итте. Үлемсезлеккә юл башы булса да, бу шәхеснең- якты йолдызның сүнүе һәр татар йөрәген парә-парә китерде.
Без бәя бирә алырлык шәхес тә түгел, Аллаһы Тәгалә бу талантны үзе яралткан, үзе бөекләр дәрәҗәсенә күтәргән, үлемсез булачагын да белгән. Ә без аның күләгәсендә Илһам Шакиров моңы белән сугарылып, әти-әниләребезнең “Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек җырларга кирәк, татар моңын алар кебек яшәтергә кирәк” дигәннәрен ишетеп, аларга таң калып, милләт җанлы балалар булып үстек.
Яшүсмер чакта бик аңлап бетермәсәк тә, студент еллары аңыбызны формалаштырганда, без менә шушы бөекләрне тыңладык. Аз гына вакыт һәм акча булса, Әлфия белән Илһам концертына билет эзләдек. Өлкәннәрнең аларны якын үз итеп әнә шулай сөйләүләре безнең телгә дә кереп, “Илһам абый концерты”на әйләнде. Алар һәр татарга үз иде.
Нишләп шулай икәнен, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында беренче тапкыр Илһам Шакиров концертын тыңлап, берничә сәгать дәвамында татарның моңы белән сугарылганда аңладым. Аның концертына килгән рус милләтеннән булган ханымнарның күз яшьләрен сөртеп утыруларына да гаҗәпләнмәде күңел, үзем дә шулар халәтендә идем. Залда утырган бар тамашачының кулында кулъяулык иде. Башкача була да алмый. Чөнки Илһам абый үзе шундый халәттә. Мин беренче тапкыр артистның күз яшьләре белән җырлаганын күрдем. Җырчы күз яшьләрен үзе дә сөрткәләп куйды. Тетрәтте бу халәт, күңелне уятты, соклану-гаҗәпләнү белән бергә Илһам абый җанга үтте һәм шунда калды. Күз яшьле татар моңы гомер буе озата барды. Күпме каралгандыр, күпме тыңлангандыр ул җырлар - “Кара урман”, “Идел буе каеннары”, “Җиз кыңгырау моңнары”...- Илһам абый һәр татар баласын әнә шулай үстереп, үз моңы белән тәрбияләде. Шуңададыр безнең буын бүгенге шыр-быр җырларны кабул итә алмый.
Илһам ага аларны үзе дә кабул итә алмады. “Җырым табар сине” мюзиклы белән Әтнә халык театры Г.Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Безгә бик ошый, чөнки үзебезнеке, яңалык. Бар тамашачы да ошата, кемнән сорасаң да мактыйлар. Залда дәүләт эшлеклеләре белән беррәттән Илһам Шакиров, Лена Шакирҗан кебек татарның зыялы шәхесләре дә утыра.
Тәнәфес игълан ителгәч, тәвәккәлләп, Илһам абый Шакиров янына барып, аның спектакльгә карата фикерен сорадым. Илһам абый матур сүзләр эзләп тормады, кулларын күтәреп: “Мондый спектакль буламыни, кайчаннан бирле карап, аңларга тырышып утырам, кайда монда моң, кайда монда фикер, Әтнә гомергә мәгънәле спектакльләре белән балкыды..., уйнау осталыгы гына монда...”, дип тезеп китте, мин тораташ катып басып торам. “Яңалык кертәселәре килде",- дип аклана да башладым. “Шулайдыр, тик мин кабул итә алмыйм. Тирәнлек юк...”- диде һәрвакытта туры сүзен әйтә белгән Илһам ага.
Башны иеп ул утырган рәттән төшеп барам, каршыма районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов белән Дәүләт советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин килә. Алар да ишеткән Илһам абыйның бәясен, чөнки тавыш күтәренке иде.
-
Илһам абыең бәяләдеме спектакльне,- дип елмаебрак сүз башлады Фәрит Хәйрулла улы. - Тик бу начар дигән сүз түгел. Начар булса, ул кайтып китәр иде, Илһам ага үз бөеклегеннән бәяли, үз тирәнлегеннән. Әтнәдән әнә шуны көтә ул...- моңа сөенергә кирәк...
Ул вакытта мин бу бәяне язмадым, нишләптер спектакльгә күләгә төшерермен дип уйлаганмындыр. Ә менә бүген күңелемдә үз урынын алган бу олпат шәхеснең бәясе кабат яңгырады.
Мин аңа бүген нәкъ менә Фәрит Хәйрулла улы әйткәнчә, карадым да, югары бәя итеп кабул иттем. Ул гап-гади бер журналист белән әңгәмә корган, кечкенә генә районның бер спектаклен карарга килгән, ахырынача караган. Һәм аның Әтнәгә үз бәясе булган...- менә шуларны уйлап мин дә төннәр буе йоклый алмый ятам. Күзләр яшьле, җан үзенә урын таба алмый. Татарның без белгән, безне күтәрә белгән, безнең белән аралашкан бөеге – Илһамы китеп бара. Үлемсезлеккә китеп бара...
Оҗмах фәрештәләре каршы алсын, урыны җәннәтнең түрендә булсын.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев