Ябынчыны дөньяга танытучы Мөршидә апа да вафат
Урыны оҗмахта булсын...
70 еллап хәбәрчелек стажы булган, халык арасында ихтирам казанган, фидакарь хезмәте өчен орден белән бүләкләнгән педагог, бөек галим Шиһабетдин Мәрҗанинең туган авылы Ябынчыны зурлап яшәп, галимнең нигезен оныттырмаучы, бөек кыйммәтләрне дөньяга танытучы Мөршидә апаның тормышы бай һәм аның бер генә минуты да бушка узмаган. Укытучы, агитатор, пропагандист, җәмәгать эшлеклесе... һәм безне үз балалары кебек якын итүче, олы йөрәкле, киң күңелле, бәйрәм җитсә, сумка- сумка күчтәнәчләрен төяп редакциягә килеп керүче Мөршидә апа Ваһапованы бер дә мәңгелеккә китте дип язасыбыз килми, тик тәкъдиргә каршы килеп буламыни.
Бүген Мөршидә Минһаҗ кызы Ваһапованың йөрәге тибүдән туктады. 11 февральдә аңа 92 яшь туласы иде.
Мөршидә апа эшчән, белемле кешеләре белән дан тоткан, 200 йорты булган Ябынчы авылында әти-әнисенең дүртенче баласы булып дөньяга килә. Аңа кадәр ике абыйсы, бер апасы була. 13 яшендә әтисе вафат булып, ачысын-төчесен күреп, авыл саен йөреп урта белем, аннан педагогия институтында укый, Комыргуҗа җидееллык мәктәбендә татар теле, тарих, география фәнен укыта. 41 ел Ябынчы белән Комыргуҗа арасын җәяү йөрү, шуның өстенә күпме җәмәгать эшләре... Ире Әхәт белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Тулы канлы тормыш белән яшәргә болары да җитәр иде кебек, тик юк, аннан соң Мөршидә апа буламы ул, аның бер генә минуты да буш булырга тиеш түгел, газеталарга хәбәрләр яза башлый ул. Ә бу мәкаләләрне язу өчен күпме йөрергә, күпме кеше белән аралашырга, тагын язарга кирәк. Кайдан көч алды икән...
Дистәләрчә елларга сузылган хезмәте җитәкчеләр тарафыннан югары бәяләнде. “Хезмәттәге батырлык өчен”, “Хезмәт ветераны”, Җиңү көннәренә карата юбилей медальләре, “Сугыш вакытында хезмәттәге батырлык өчен” медале, ике дистәдән артык мактау грамотасы – моңа ачык дәлил. Бирелгән мактау кәгазьләрен санап чыгарга гына да берничә бит кирәк булыр иде....
Әле бер ел элек кенә язудан туктап, телефон аша хәбәрләр бирүгә күчте ул. Сокланырлык итеп яши белде. Аның турындагы хатирәләр якты истәлек булып озата барыр әле. Урыны оҗмахта булсын!
Без, “Әтнә таңы” газетасы редакциясе коллективы, Мөршидә Минһаҗ кызы Ваһапованың вафатын белдереп, аның балаларының, якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Мин, Ваһапова Мөршидә Минһаҗ кызы, 1927 нче елның 11 нче февралендә Ябынчы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Балачагым да шушы болгавыр елларда туган авылымда узды,-дип искә ала Мөршидә апа.
Балачагым катлаулы, куркыныч елларга туры килсә дә, игелеклелек, гаделлек кебек сыйфатларны әтием - Минһаҗ һәм әнием Маһирә тәрбияләде, алар миндә укуга омтылыш тудырды. Киләчәктә үземне гел укытучы итеп күрергә хыялландым, шуңа күрә истәлекләрем гел мәктәп тормышы белән бәйле. 1935 нче елда мин Ябынчы мәктәбенә укырга кердем. Бүгенге көндә дә үземнең беренче укытучым Гатауллин Гаяз турында сагынып искә алам.
... Балачак елларымның иң кадерле көннәренең берсе – 1 нче сыйныфка укырга кергән көн.Беренче укытучым Күңгәр авылы егете Гатауллин Гаяз абый булды. Укулар башланганчы, ул безне, булачак укучыларын, башак җыярга басуга алып китте. Сөенә-сөенә колхоз басуына юл тоттык. Ул сөйләгән кызыклы хәлләрдән көлеп, аруны да онытып эшләвебез хәтердә калган. Ә берничә көннән мәктәпләрдә укулар башланды. Гаяз абый минем хәтеремдә акыллы, ачык чырайлы, кечерәк буйлы, зәңгәр күзле, биергә, җырга оста булуы белән истә калган.
Без Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин мулла 1814-1821 нче елларда Ябынчы авылы мәдрәсәсендә балаларга белем биргән мәчеттә укыдык. Ул мәчетнең болгавыр, динсез елларда манарасын кисеп мәктәп иткәннәр. Аның урыны әле дә, Ш. Мәрҗани нигезе янында, калку булып күренеп тора... Укытучым 1нче һәм 3нче сыйныфларны бергә укытты. Бүгенгедәй хәтеремдә: I сыйныфта -23, III сыйныфта – 14 укучы идек.
19 яшьлек укытучымның бәлки махсус белеме дә булмагандыр. Ә ул миңа иң белемле кеше булып тоелды.
1 нче сыйныфка кергән 23 баланы укырга, кулыннан тотып язарга өйрәтергә кирәк. Ничек җитеште икән ул укытучым?
Еллар узган саен балачагым, беренче укытучым Гаяз абый исемә төшә. Ләкин күреп булмады...
...”Хәтер китабы”ын укып утырам. “Г” хәрефе битенә җиткәч, өнсез калдым. Укытучым, синең фоторәсемеңне күрдем! Шул ук көләч йөз, шул ук ягымлы күзләр. Кызганыч, беренче укытучым Гаяз абый да сугыш кырында ятып калган. Еш кына остазымның “Хәтер китабы”ндагы рәсеменә карап, балачагымны искә төшерәм.
Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, бернәрсәгә карамыйча укытучы һөнәрен сайладым. Белемгә омтылу, Гаяз абыйга охшарга тырышу теләген авыр сугыш еллары, ачлык, кием-салым булмау да куркытмады. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга кердем. Аны 1946 нчы елда уңышлы тәмамлап , шул ук елны Комыргуҗа җидееллык мәктәбенә укытучы булып кайттым.
...Каршымда саргаеп беткән 1946 нчы елгы фотосурәт. Анда, үзеннән дә зур гәүдәле укучылары укучылары арасында, мин дә бар. Сурәттә - яшь укытучының беренче укучылары. Бу укучыларның инде бүген күбесе юк. Ә күпме җылы истәлекләр, беренче борчулар , беренче шатлыклар шушы сугыш елы балалары белән бәйләнгән. Еллар авыр булса, аякларында чабата, өсләрендә сугышка киткән әти-абыйларның иске бишмәте булса да, алар белемгә омтылган. Белем бик кадерле иде шул ул елларда.
Миңа Комыргуҗа мәктәбендә тарих, география, татар теле дәресләрен укытырга да, Комыргуҗа һәм Төрекләр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларны да укытырга туры килде. Сугыштан соңгы елларда укыту бик авыр булды. Ягарга юк, язарга юк. Балаларның кияр киемнәре, ашарга ризыклары юк иде. Ачлыкны да, ятимлекне дә күрдек. Ипигә тилмереп яшәгән чаклар искә төшсә, йөрәкләр сулкылдап кая.Бер дә онытасым юк. 4 нче сыйныфта укыткан чак иде.Озын тәнәфескә кыңгырау шалтырады. Шуннан бөтенебезнең күзе бер кызның кулындагы әйләнәдәй кискән олы телем ипигә төште. “ Берегезнең дә кулына бирмим, тезелеп басыгыз, үзем каптырып чыгам”, -диде ул . Ул бала бер телем икмәкне чеметеп алып бөтен балага каптырып чыкты. Әле сыйныфта балалар саны да күп бит.әлеге ипинең тәме озаграк саклансын өчен, балалар ипи беткәнче суырып тордылар.Балаларны кызганып, ипине ашап бетергәнче елап утырдым.
1948 нче елны Ваһапов Әхәт белән гаилә кордык. Гаиләдә бер -бер артлы 4 бала: Нәҗип, Гөлсия, Рәшит, Фәрит дөньяга килде.
Ябынчы-Төрекләр – Комыргуҗа арасында 41 ел җәяү йөреп эшләдем. Шушы еллар эчендә аңа авыр, шул ук вакытта мактаулы укытучы хезмәте белән бергә тау хәтле җәмәгать эшләрен башкарырга туры килде: куст-методик берләшмә җитәкчесе, авыл советы депутаты, башлангыч партия оешмасы җитәкчесе, агитатор, редактор, сайлау саен участок сайлау комиссиясе рәисе... Бу исемлекне әле тагын да дәвам итеп булыр иде. Ә иң беренче чиратта ир хатыны, килен һәм 4 балага әни. Барысына да ничек өлгергәнмен икән ? Шуның өстенә хәбәрче хезмәте . Иң беренче мәкаләм район газетасына 1946 нчы елны, педагогия институтын бетереп кайткач язылды.
Мөршидә Ваһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев