Хәвеф-хәтәр

13 яшьлек улына питбайк сатып алган ананы хөкем иткәннәр

Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.

Бөгелмәдә 13 яшьлек улына питбайк сатып алган 39 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарганнар.  Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, хатын-кыз улына питбайк сатып алган һәм аңа ачкычын да биргән. Питбайкка утырган үсмер Бөгелмә районы Восточный бистәсе юлында авариягә эләгеп, беләгенең ике зур сөяген һәм аскы казналыгын сындырган.

Суд хатын-кызга 60 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Питбайк һәм шлем конфискацияләнгән.

 


Нет комментариев