Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Авариядә гомере өзелгән велосипедчы кызның шәхесе ачыкланды

Ул 2010 елгы яшүсмер булып чыкты. 18 +

Чаллыда якшәмбе көнне Чулман проспектында машина бәрдерү нәтиҗәсенә вафат булган велосипедчы кызның шәхесе ачыкланды. Ул 2010 елгы яшүсмер булып чыкты. Бу хакта шәһәрнең ГАИ хезмәткәрләре хәбәр итә. Алар кызның якыннарын юллап таба. 

Фаҗига 21 июль көнне 11 сәгать 10 минутта Чулман проспектында 110нчы йорт каршында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Фиат Дукато» автомобиле руле артында утыручы 1978 елгы ир-ат көйләнмәгән (светофорсыз) җәяүлеләр юлыннан велосипедтан төшми генә чыгып баручы яшүсмерне бәрдерә. Кыз алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә үлә. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң ГАИ инспекторлары яшүсмернең шәхесен ачыклауда ярдәм сорап, мәгълүмат чаралары аша хәбәр тарата. Чөнки аның үзе белән документлары булмый, телефоны да авариядән соң төзексез хәлдә була. Соңрак алар кызның якыннары белән элемтәгә керә.

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпчеләренең гаебен тикшерү барышында ачыклаячаклар. ГАИ хезмәткәрләре искәртүенчә, җәяүлеләр кичүе аша чыкканда велосипедчы бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедтан төшеп кенә чыга ала. 

Шәхри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев