Казанда ДРКБда мина куелу турындагы хәбәрдән соң эвакуация үткәрелгән
Хәвеф-хәтәр

Казанда ДРКБда мина куелу турындагы хәбәрдән соң эвакуация үткәрелгән

Тикшерү тәмамланганнан соң, медицина учреждениесе штат режимында эшләвен дәвам иткән.

Бүген иртән Казанда Балалар республика клиник хастаханәсенең пациентлары һәм хезмәткәрләре эвакуацияләнгән. Кадрлар социаль челтәрләрдә пәйда булды. Медицина учреждениесе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хастаханәгә мина куелу куркынычы турындагы аноним хәбәрләр килгән.

«Бүген 8:00 сәгатьтән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына буйсынган медицина учреждениеләре мәгълүмати һөҗүмгә дучар булды — мина куелу куркынычы турында аноним хәбәрләр алынды. Мәгълүмат кичекмәстән тиешле ведомстволарга тапшырылды. Өлешчә эвакуация үткәрелде, чит предметлар булу-булмавын тикшерү өчен биналар карап чыгылды», — дип матбугат хезмәте сүзләрен «Татар-информ» китерә.

Тикшерү тәмамланганнан соң, медицина учреждениесе штат режимында эшләвен дәвам иткән.

Фото: ТНВ
ТНВ


Нет комментариев