Казанда төнлә ТЭЦ урамындагы склад янган
Аны сүндерүдә 37 кеше һәм 12 берәмлек янгын сүндерү техникасы катнашты.
Казанның ТЭЦ урамында төнлә складта янгын чыккан.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын складның бер катлы бинасының 360 квадрат квадратын колачлаган.
Аны сүндерүдә 37 кеше һәм 12 берәмлек янгын сүндерү техникасы катнашты.
Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге экспертлары ачыклаячак, - дип хәбәр итә "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев