Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кече бизнес ассоциациясенең элеккеге башлыгы һәлак

Кичә кич белән авариядә Татарстан Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең элеккеге башлыгы Хәйдәр Хәлиуллин һәлак булган. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясенең «Вконтакте» рәсми битендә хәбәр ителә.

Удмуртия дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, фаҗига Удмуртиянең Алнаш районы территориясендә М7 трассасында була. Kia Seltos йөртүчесе машина белән идарсен югалта, каршы як юлга чыга һәм Volkswagen Tiguan белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәтендә Хәлиуллин урында ук үлә, 53 яшьлек Volkswagen йөртүчесен ашыгыч ярдәм табиблары алып китә, дип яза «Татар-информ».

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев