Коткаручылар Байлар Сабасында батып үлгән яшүсмернең мәетен тапкан
Саба районының Байлар Сабасы бистәсендәге «Урман әкияте» ял базасындагы буада үсмер малай батып үлгән.
«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, су коену урыны җиһазландырылмаган, анда тыю аншлаглары урнаштырылган. Янәшәдә ярдәмгә килердәй бер кеше дә булмаган.
Коткаручылар 15 яшьлек малайның мәетен судан алып чыккан һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган.
Якынча мәгълүматларга караганда, үсмер малай башка балалар белән бергә су коенган. Яннарында өлкәннәр булмаган.
Фаҗига урынына Татарстанның Саба районы прокуроры Раил Шәймәрданов килгән. Булган хәлнең барлык шартларын ачыклау процессы контрольдә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев