Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Крокус Сити Холл»да теракт вакытында 60тан артык кеше һәлак булган

РФ Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында 60тан артык кеше һәлак булган, дип яза ТАСС.

115 кеше хастаханәдә, алар арасында 5 бала. Агентлык мәгълүматлары буенча, 60 өлкән кеше һәм бер бала авыр хәлдә.

Террорчылар һөҗүменнән соң чыккан янгын 13 мең квадрат метрлы мәйданда локальләштерелгән һәм сүндерелгән.

Искәртик, 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да тыныч гражданнарга каршы ут ачты, аннан соң янгын чыгарды. Бу факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылды, дип яза «Татар-информ».

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев