Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Өч бала һәм ике олы кеше утырган машина Агыйделгә төшеп киткән, бер баланы эзлиләр

Башкортстанда 7 яшьлек малайны эзлиләр.

Башкорстанда 9 сентябрь көнне ике олы кеше һәм өч бала утырган машина Агыйделгә төшеп киткән, дип хәбәр итә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. 

Билгеле булганча, дүрт кеше машинадан мөстәкыйль рәвештә чыга алган, салонда 7 яшьлек малай калган. Хәзер аны коткаручылар эзли.

Транспорт чарасын елгадан чыгара алганнар. 9 сентябрь көнне иртән водолазлар Агыйдел елгасына төшеп киткән автомобиль кабинасыннан югалган 7 яшьлек баланы эзләргә керешкән. Бу хакта Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев