Олы Әтнәдә тагын юл һәлакәте
Хәвеф-хәтәр

Олы Әтнәдә тагын юл һәлакәте

Бүген Олы Әтнә авылының район электр челтәре янәшәсендәге чатында тагын юл һәлакәте булды.

Ике җиңел машина бәрелеште. Берсе - безнең районныкы, икенчесе - чит район машинасы. 

- Үлем юк, һәлакәттә бала бар. Тән җәрәхәтләре тирән түгел. Беренче ярдәм күрсәтелде,- диделәр сәламәтлек саклау хезмәткәрләре.

Кем гаебе белән килеп чыкканын соңрак хәбәр итәрбез.

Фото:https://pixabay.com/ru/


Нет комментариев