Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре Россия төбәкләрендә 31 Украина пилотсыз очкычын юк итте, дип хәбәр иттеләр РФ Саклану министрлыгында.
«Узган төн дәвамында һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре самолет тибындагы 31 Украина пилотсыз очу аппараты юк ителде. Аерым алганда, Кара диңгез акваториясе өстендә – 15 БПЛА, Белгород өлкәсе территориясендә – җиде БПЛА, Курск өлкәсе территориясендә – өч БПЛА, Кырым республикасы һәм Краснодар крае территориясендә – икешәр БПЛА, Тамбов һәм Воронеж өлкәләре территорияләрендә – берешәр БПЛА», – диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-tobaklarenda-ber-ton-ecenda-31-pilotsyz-ockyc-barep-toserelgan-5910588
Нет комментариев