Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Шаһивәлиев: «Алабуга»га һөҗүм иткән пилотсыз очу аппаратларында НАТО илләре җиһазлары бар

«Алабуга»га һөҗүм иткән БПЛАлар НАТО илләре җиһазлары белән җиһазландырылган. Бу хакта «Алабуга» махсус икътисади зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев белдерде.

«Бүген иртәнге 5.45 тә «Алабуга» тулай торагына ике пилотсыз аппарат белән һөҗүм ясалды», - диелә хәбәрдә.

Нәтиҗәдә ике кеше зыян күрә.

Нәтиҗәдә, пилотсыз аппаратлар һөҗүмнәре ике кешегә зыян китерә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, зыян күрүчеләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Җитди җимерүләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган, дип билгеләп үтә хакимиятләр.

Хәзерге вакытта барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев