Тагын юл һәлакәте
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү кайчан да булса юл һәлакәтенә китерәсен бар йөртүче дә белә торгандыр.
Шулай булса да бу кагыйдәләрне үтәп җиткермибез. Юллар асфальт, тизлек зур. Менә шулай тизлек арттырып йөрү нәтиҗәсендә, җиңел машина йөртүче районыбызның Мокшы авылы аша узучы дамбадан аска оча һәм байтак тән җәрәхәте ала. Машинасына да зыян килә.
- Юлларда карап йөрегез, тизлекне арттырмагыз, һава шартларын да искә алырга кирәк, ди ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев