Бер пациентканың хәле авыр тотрыклы, реанимация бүлегендә урнашкан.
Татарстанда балалы гаилә урманда майлы гөмбә һәм сыроежка җыйган, ләкин ялгышып кәрзингә аксыл поганка эләккән. Гөмбәләрне ашаганнан соң, гаилә үзен начар хис итә башлый. Аларны хастаханәгә салганнар.
"Бер пациентканың хәле авыр тотрыклы, реанимация бүлегендә урнашкан. Пациентның хәле тотрыкланды, аны реанимациядән бүлеккә күчерделәр. Баланың хәле авыр дип бәяләнә, ул Республика балалар клиник хастаханәсендә реанимация бүлегендә", - дип сөйләде аларның хәле турында 7нче номерлы Дәүләт клиник хастаханәсенең кискен агуланулар бүлеге мөдире, Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
2026 ел башыннан Татарстан хастаханәләренә аксыл поганка белән агуланганнан соң барлыгы 26 кеше килгән.
"Косу һәм эч китү булганда, гөмбә ашаганнан соң, ашыгыч ярдәм чакырып, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табибларны көтеп ашказанын юарга була", - дип киңәш итә табиблар.
Нет комментариев