Хәвеф-хәтәр

Татарстанда БПЛА бәреп төшерелде

Узган төндә Россия төбәкләрендә 532 дошман БПЛАсы бәреп төшерелгән, шул исәптән Татарстанда. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Узган төндә һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре Белгород, Брянск, Курск, Воронеж, Тула, Орлов, Липецк, Калуга, Рязань, Ростов, Саратов, Самара, Пенза, Волгоград, Ульяновск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Пермь крае, Краснодар крае, Татарстан, Адыгея, Марий Эл, Кырым, Удмуртия Республикалары һәм Азов диңгезе акваториясе территорияләрендә 532 дошман БПЛАсы бәреп төшерелгән», – диелә хәбәрдә.

 


Нет комментариев