Кичә Татарстанның Биектау районы Дөбъяз авылында Hyundai автомобиле юлдан чыгып киткән һәм туктап торган өч автомобильгә бәрелгән. Автомобиль белән 54 яшьлек ир-ат идарә иткән.
«Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча ир-ат исерек килеш руль артына утырган булган.
Юл-транспорт һәлакәтендә туктап торган автомобильләр 18 һәм 17 яшьлек җәяүлеләрне таптаткан. Алар имгәнгән һәм хастаханәгә озатылган.
Нет комментариев