Татарстанның бер районында 16 яшьлек машина йөртүче «зебра»да җәяүлене бәрдергән
Хәвеф-хәтәр

Татарстанның бер районында 16 яшьлек машина йөртүче «зебра»да җәяүлене бәрдергән

ВАЗ руле артында булган 16 яшьлек үсмер Чаллы-Борды автоюлының 11 нче чакрымында юлны «зебра» буенча үткән 50 яшьлек ир-атны бәрдергән.

Фаҗига 6 сентябрьдә булган. Алынган җәрәхәтләрдән җәяүле урында ук үлгән, дип хәбәр итә Чаллының Дәүләт автоинспекциясе.

Шунда ук хәбәр итүләренчә, яшүсмернең машина йөртү таныклыгы булмаган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyskaca-ianalyklar/tatarstannyn-ber-raionynda-16-iaslek-masina-iortuce-zebrada-aiaulene-bardergan


Нет комментариев