Татарстанның Тукай районында хатын-кыз белән ир-ат квадроцикл белән ауган, икесе дә үлгән
Бу хәбәрне сезне кисәтү максатыннан куябыз.
Бүген төнлә Татарстанның Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә «Бриз» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә ир-ат белән хатын-кызның үле гәүдәләре табылган.
Татарстан прокуратурасының якынча мәгълүматлары буенча, алар квадроциклда йөргән. Бер мизгелдә йөртүче идарәне югалткан, нәтиҗәдә транспорт чарасы әйләнеп капланган.
Табиблар килгәнче алар алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.
Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен урынга Тукай районы прокуроры урынбасары Эдуард Имамов барган.
Процессуаль тикшерү оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев