Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада «Танеко» заводына пилотсыз очу аппараты һөҗүм иткән

Бүген иртән Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә нефть эшкәртү комплексына пилотсыз очу аппараты һөҗүм иткән. Бу хакта РИА Новостига экстрен хезмәтләрдә хәбәр иткәннәр.

«Танеко» заводына һөҗүм булды, янгын чыкты, аны 20 минуттан соң ликивидацияләделәр», – дип яза агентлык.

Баштарак «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев «Алабуга» зонасы тулай торагына һөҗүм иткән пилотсыз очу аппаратлары НАТО илләре җайланмалары белән җиһазланган булуын әйткән иде.

Бүген иртән Алабугада һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге предприятиеләргә беспилотниклар һөҗүм итте. Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди зыян юк, предприятиеләр эш өзелмәгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев