Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Киләсе елда бакчада җимеш күп булсын, дисәгез...

Җылы көннәрдә иң мөһим эшләрне башкарып калыгыз.

Бакчада уңышны җыеп алдык, дисәң дә була. Әбиләр чуагын файдаланып, бакчаны кышкылыкка әзерли башларга вакыт. Быел җимеш биреп сөендергән куак һәм агачларны эшкәртү мәле. Профилактик чараларны дөрес үткәргәндә, аларны төрле авырулардан һәм бөҗәкләрдән саклап алып калырга була. Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Светлана Дәүләтханова агач-куакларны эшкәртү өчен мочевина кулланырга киңәш итә.
— Мочевина (карбамид) - бакчачылар иң еш кулланган ашлама. Ул күпчелек үсемлекләр өчен файдалы. Аның белән яфракларны гына түгел, агач кәүсәләрен дә, җирне дә эшкәртергә була. Әлеге чорда куак һәм агачларны мочевина белән эшкәртү бөтенләй зыянсыз: яфракларны яндырырмын дип тә куркырга кирәкми. Шуңа да эшкәртү өчен сыекчаны куерак ясарга киңәш итәм.
Әлеге мәлдә уңыш биргән бөтен үсемлекләр дә тукландыруга мохтаҗ. Алар кышкылыкка көч җыя. Карбамид белән ашлау вегетация чорын җайландыра, иртә яздан чәчәк атуны туктатып тора. Бу аеруча сливалар, иртә чәчәк ата торган алмагачлар өчен мөһим. Язын кыраулар булган очракта да чәчәкләренә һсалкын тимәячәк, — ди Светлана.
  Белгеч мочевина белән бакчаны ике тапкыр эшкәртергә киңәш итә. Яфраклар коелганчыга кадәр һәм коелганнан соң. Сыекчаны агач һәм куакларга яңгыр яуган кебек итеп сиптерү дөрес була.10 литр суга 500 грамм мочевинаны кушып, яхшы итеп болгатып, кирәк икән марля аша үткәреп сиптерергә кирәк.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kil-se-elda-bakchada-imesh-k-p-bulsin-dis-gez-472239/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев