Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана.
-
Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла.
-
Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.
-
Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр.
-
Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклар.
-
Яңа бәрәңгене пычаксыз да әрчеп була. Юылган бәрәңгене пакетка салып, өстенә бер уч эре тоз сибегез. Пакетның авызын бәйләп берничә минут өстәлдә тәгәрәтегез.
-
Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: өре кире өскә җыелыр.
-
Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.
-
Пилмән ябышмасын дисәң, шулпага чак кына үсемлек мае тамызырга була.
-
Шулпа тәмле булсын дисәң, итне салкын, ә ит сусыл булып пешсен өчен аны кайнап торган суга салырга кирәк.
-
Кузаклылар йомшаграк булып пешсен дисәң, аларны алдан суда тотарга мөмкин.
-
Бәрәңге боламыгына кайнар сөт кушыгыз, юкса ризыкның төсе ямьсезләнә.
-
Көчле утта йомырканың агы коры булып пешә. Сүлпән утта сарысы ката, агы йомшак кала.
-
Коймак камырына аз гына үсемлек мае кушсагыз, ул пешергәндә көймәс.
-
Арпа ярмасын майда кыздырып салсагыз, рассольник тәмлерәк булыр.
-
Керәнне төне буе салкын суга салып тотсагыз,угычтан яхшырак уылачак.
-
Яшь бәрәңгене яхшырак чистарсын өчен, 15-20 минут тозлы суда тоталар.
-
Ит шулпасына тозны пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шундук салалар
-
Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була.
-
Чәй хуш исле булсын өчен, саклаган савытына лимон яки әфлисун кабыгы салалар.
-
Катып киткән гәрчичне сөт яки сөт өсте белән сыекларга мөмкин.
-
Итне пешергәндә артык тозласагыз, кайнар килеш салкын каймакка салып торыгыз.
-
Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.
-
Сосиска суда түгел, ә парда пешергәндә яки кыздырып алганда тәмлерәк була
-
Кыздырганда ит табага ябышмасын өчен берничә кисәк кишер салыгыз.
-
Балыкның угычтан уылган сохари вагы яки он катнашмасында әвәләп кыздырсагыз, тәмлерәк булыр.
-
Кара карлыган компоты матуррак булсын өчен, катырак калынрак кабыклы җимеш алырга кирәк. Артык юка кабыклы карлыган кайнар суда шартлый һәм компотның төсе бозыла.
-
Ипи савытына бер кисәк алма куйсагыз ипи озаграк сакланыр.
-
Фрикаделька тәмлерәк булсын өчен, ит фаршына аз гына йомшак эремчек һәм 1-2 аш кашыгы вак итеп туралган яшел тәмләткечләр кушарга кирәк.
-
Салат хуш ислерәк булсын өчен, аңа лимон кабыгы салып торалар.
-
Керәннең әчесен киметү өчен әзерләр алдыннан кайнар су белән пешекләп алалар
-
Яшелчәләрне караңгыда сакларга кирәк. Яктыда алардагы каротин таркала башлый.
-
Кузгалак һәм кычытканны ашка азактан гына салырга кирәк. Кәстрүл капкачын япмыйча кайнатыгыз. Шул чакта алар матур яшел төсен саклап калыр.
-
Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен, миләшнең 1/5е кадәр алма яки 1кг җимешкә 2г исәбенннән лимон кислотасы кушалар. Иң элек миләшне кайнар суда 3-5 минут пешекләп алырга кирәк.
-
Камыр әйберсе пешергәндә, рецептта күрсәтелгән күләмдәге шикәрне бал белән алыштырырга мөмкин. Бал ачырак булганлыктан, аны шикәргә караганда 1/5 өлеш күбрәк алырга кирәк.
-
Сөтле ашта макарон начар пешә. Шуңа аны аерым савытта тозлы суда пешереп шулпага салу яхшырак.
-
петрушканы салкын суда түгел, ә җылымса суда юганда хуш ислерәк була.
-
Чөгендер пешкән су (тозлы булмаса) бүлмә гөлләре өчен бик яхшы ашлама.
-
Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен һәр 5-10 минут саен суына бер аш кашыгы салкын су өстәп торыгыз.
-
Кызыл чөгендерне тозлы суда пешермәгез. Югыйсә аның тәме бозыла
Азык-төлектәге витаминнарны саклау өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- 1. Азык-төлекне караңгы һәм салкын урында сакларга кирәк.
- 2. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел үләнне суда озак тотарга ярамый.
- 3. Продуктларны артык көчле кояш яктысында яисә ясалма яктылыкта тотмаска тырышыгыз
- 4. Азыкларны алдан ук турап куймаска, әзерләү барышында гына кисәргә кирәк
- 5. Ит белән балыкны фольгага төреп пешерсәң, алардагы файдалы матдәләр күбрәк сакланып калачак.
- 6. Кузаклы үсемлекләрне җебетергә салынган суда витаминнар күп була, шуның өчен аны ашарга пешергәндә кулланырга мөмкин.
- 7. Туң итне, суга салмыйча гына, бүлмә температурасында эретергә кирәк.
Нет комментариев