Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Акчарлаклар чир чыганагы булырга мөмкиннәр

10 июльдән 9 августка кадәр кошчылык объектларын биологик яклауны тәэмин итү максатыннан “Акчарлак” (Чайка) айлыгы игълан ителде.

Әлеге чорда кошларның югары патогенлы грипп буенча прогрессив эпизоотик хәленә игътибар ителәчәк: агымдагы елның 6 аенда 28 төбәктә 62 очрак теркәлгән, шуның 51е – соңгы 2 айда. Югары патогенлы грипп китереп чыгаручы 46 очрак акчарлак төренә туры килә.

Дөньяда һәм Россия Федерациясе территориясендә әлеге чирләрнең шактый үсүен исәпкә алып, кошчылык тармагы буенча илнең азык­төлек иминлеген тәэмин итү мөһимлеген исәпкә алып, куркыныч биологик факторларның тискәре йогынтысын бетерү буенча шартлар тудыру, шулай ук Татарстан Республикасында бу чирнең артуына юл куймау максатыннан 10 июльдән 9 августка кадәр “Акчарлак” (Чайка) айлыгы игълан ителде.

Айлык кысаларында түбәндәге чаралар оештырыла:

– акчарлаклар тупланган урыннар (су объектлары һәм аларга якын территорияләр, чүплекләр, калдыклар урнашкан җирләр, кошлар оялары) буенча даими рейдлар үткәрү;

– төрле пробалар алу һәм аларны диагностикалау;

– кыргый һәм йорт кошлары арасында югары патогенлы грипп китереп чыгаруны күзаллау максатыннан мониторинг чаралары оештыру;

– кошчылык объектларының биологик саклануын бәяләү;

– үлгән кошларның мәетләрен табу һәм юк итү, шулай ук аларны табу урыннарын дезинфекцияләү буенча чаралар күрү;

– халык арасында югары патогенлы гриппның куркынычсызлыгы һәм күрсәтелгән авыруның барлыкка килүен кисәтү, кошлар кертүне килештерү һәм ветеринария документлары булу зарурлыгы, кошларны ябык биналарда гына тоту турында аңлату эшләре алып бару.

Кошларның үз­үзләрен тотышында һәм сәламәтлегендә үзгәрешләр булган очракта, шулай ук һәлак булган һәм авыру кыргый кошларга, бигрәк тә акчарлакларга юлыкканда кичекмәстән ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев