Әтнәләр берүк алдана күрмәгез
Кисәтү

Әтнәләр берүк алдана күрмәгез

Районы прокуратурасы кабат халыкның исенә төшерә.

Беркемгә дә, шул исәптән б анк хезмәткәрләр енә дә, үзеңнең банк картасы турындагы мәгълүматны җиткерергә яра­мый (аның ПИН-коды, CVC коды, шулай ук телефонга кергән куркынычсызлык код­лары). Шуны онытмагыз, банк хезмәткәрләре кү­­черү һәм түләү мәсьә­­­­ләләре буенча беркайчан да шалтыратмыйлар! Интернет аша сатып алырга уйласагыз, сатучыга тулысынча ышанган очракта гына товарлар өчен түләгез. Интернет мәйданчыклары хуҗалары урнаштырган куркынычсызлык тәкъдимнәрен карагыз һәм үтәгез. Алдагы сатып алучыларның фи­керләренә игътибар итегез. Мошенниклардан сакланыгыз. Игътибарлы булыгыз. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан мошенникларның алдалау схема ысуллары бе­лән танышып барырга тырышыгыз.


Нет комментариев