Автоном янгын хәбәрчесен куярга кирәк
Сак булыгыз!
Еш кына янгыннар кешеләр йоклаганда килеп чыгып, күпләрне авыр хәлдә калдыра.
Янгыннарны булдырмау, гомерегезне һәм мөлкәтегезне янгыннан саклап калу максатыннан, без тагын бер кат үз йортларыгызда автоном янгын хәбәрчеләре кую зарурлыгы турында исегезгә төшерәбез .
Ни өчен автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк?! Бу сорауга җавап алу өчен һәркем үз-үзеннән сорый ала – син үз фатирыңда яки йортыңда башланган янгын турында вакытында белергә теләр идеңме? Ә янгын күршедәге бүлмәдә башлана икән, аны шунда ук күрмәскә дә мөмкинсең. Яки янгын барысы да йоклаганда, төнлә килеп чыкса? Җавап күзгә күренеп тора.
Зәй шәһәрендә күп балалы гаиләдә чыккан янгын моның ачык мисал. Янгын шәхси йортта тәүлекнең көндезге вакытында килеп чыккан. Автоном янгын хәбәрчесе эшли башлый. Шуның нәтиҗәсендә 4 балигъ булмаган баладан торган күп балалы гаилә вакытында янгынны күреп алган һәм исән-имин эвакуацияләнгән. Бер балигъ булмаган бала мобиль булмаган инвалид булып санала. Янгын чыккан очракта алдан кисәтү кирәклеге турында өстәмә аргументлар таләп ителми дә. Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр хәтта кыска вакыт эчендә йортларда үзләре генә калганда автоном янгын белдергечләрен урнаштыру мәсьәләсе аеруча актуаль.
Сезне һәм якыннарыгызның тормыш куркынычсызлыгы өчен, сезгә янгын хәбәрчеләрен сатып алырга һәм аларны үз йортыгызда урнаштырырга киңәш итәбез. Янгын хәбәрчеләре инде бик күп гомерләрне коткарып калды. Шулай ук ут сүндергечләрне булдырыгыз, алар машиналарда гына түгел, безнең йортларда һәм ишегалларында да булырга тиеш. Чөнки 900 сум тирәсе торган бер ут сүндергеч бәясе мең тапкыр күбрәк булган мөлкәтегезне коткарып кала ала. Электр үткәргечләрне үз вакытында алыштырырга һәм җылыту мичләрен, төтен юлларын вакытында ремонтларга онытмагыз!
Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев