Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кисәтү

Балам мошенникларга юлыкты

Кирәксә кирәкмәсә, кызыктырып торган ссылка аша каядыр керергә ашыкмагыз. Югыйсә, аның кирәк түгеллеген дә аңлыйбыз. Әмма кызыксынуыбыз акылны җиңә шул.

Соңгы вакытта мошен­никларның балаларны да төрле юллар белән алдаулары, куркытулары турында  еш ишетәбез. Каядыр ерактагы вакыйга турында ишетәбез дә, ул хакта онытып та җибәрәбез. Чөнки безнең белән мондый хәл булмас кебек. Әмма танышымның, белгән кешемнең улы мо­шен­ник­ларга юлыгуы турында ишеткәч, куркыныч булып китте. 
Балаларыбыз көне-төне интернетта, социаль челтәрләрдә утыралар. Аларның нишләп утырганнарын карарга да, кызыксынырга да вакыт юк хәтта. Үзебез дә гел ашыгабыз, дөнья артыннан куабыз, вакыт юкка зарланабыз. Ә менә танышым кебек авыр хәлгә калсаң, уйлана башлыйсың, вакыт та табыла торгандыр. Ул сөйли, шаккатып тыңлыйм. Үз авызыннан ишеттерәсе килә.
– Балалар гел телефонда бит инде. Нишләп утырганнарын да белмибез. Мәктәптә укыган улым, интернеттан бер кыз белән таныша. Биш көн буе язышалар. Язышу барышында, әти-әни турында да, кайда яшәве, нинди шөгыльләре барлыгы турында да мәгълүмат бирелә.

Бер юлы теге кыз бала кино-театрларга йөргәнең бармы, дип сорый. Улым интернет челтәреннән кино караган бинаны төшереп җибәрә. Менә шуннан башлана да инде хикмәтләр. Теге кыз бала биш көннән соң, ир кешегә әйләнә. Улымны төрле юллар белән куркыта башлыйлар. Янәсе, менә син интернеттан әлеге бинаны җибәргәнсең, хәзер анда шартлау була.

Синең әти-әниеңне омон хезмәткәрләре кулга алырга киләләр, дип тә куркыталар. Кемнәр генә язмый аңа. Генералга кадәр бар. Кызганычка каршы, теге кыз белән язышкан хәбәрләр юкка чыккан. Ә ир кеше белән язышу сакланган. Әле аның белән генә бетми. Теге адәм актыклары, берьюлы: «Бар инде, әниеңнең телефонын алып кил дә, банклары аша безгә акча күчерсәң – тимибез», диләр.

Мин кухняда кичке аш­ны әзерләгән вакытта килде ул минем янга. Телефонымны сорады. Әмма мин бирмәдем. Кызганычка каршы, энесенә алып килергә кушкан. Ә аның шыпырт кына алып киткәнен абайламый калганмын. Нәтиҗәдә, бер банк­тан булган акчаны мошенник­ларга юллаган. Икенчесеннән кредит алганнар. Өченчесеннән дә кредит алу өчен, минем “Да” дип әйтүем кирәк булган. Әйе, миңа да таныш булмаган номердан чыктылар.

Ләкин мин һәрвакыт телефонны “Алло” дип әйтеп алам. Сораулар бирә башладылар, мин телефонымны өзеп куйдым. Берөзлексез шалтыратып торсалар да, телефонымны алмадым. Нигә гел шалтыраталар икән дигән шик булды, әлбәттә. Кызганычка каршы, банктан акча юклыгын икенче көнне генә белдем. Банк­ларга шалтыраттым. Сез аны күчердегез, дип торалар. Аптырадым инде. Мәктәптән кайткач, улымнан сораштыра башлаган идем, елап җибәрде, шуннан гына хәлне аңлап алдым. Ник миңа әйтмәдең дигәч, курыктым, диде.  
Әле ярый телефоннан шалтыраткан вакытта “Да” дип әйтмәгәнмен, бер миллион сумлык кредитлы да була идек...
Шаккатып тыңладым танышымны. Белмәгән кеше булса, яки телевизордан тыңласам, бу хәбәргә бик игътибар итеп тә бетермәс идем. Әлеге хәлнең якында гына булуы куркыта калды. Аллаһы Тәгалә сакласын инде, безнең белән болай булмас дип тә әйтеп булмый. Әнә бит нинди генә ялганлау юллары юк хәзер.

Кирәксә кирәкмәсә, кызыктырып торган ссылка аша каядыр керергә ашыкмагыз. Югыйсә, аның кирәк түгеллеген дә аңлыйбыз.

Әмма кызыксынуыбыз акылны җиңә шул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев