Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кисәтү

Басу-кырларда янгын куркынычсызлыгы – иң мөһиме

Җәйге һәм көзге чорда иң җитди мәсьәләләрнең берсе булып, бөртекле культуралар чәчелгән басуларда янгын чыгу санала. Чөнки бөртеклеләрдән калган салам һәм кибәк җиңел янып китүчән массаны тәшкил итә.

Янгын куркынычлыгы басу-кырларда яну материалларының зур күләмдә булуы һәм янгын булган очракта тиз арада таралу мөмкинлеге булу белән характерлана.

Икмәк культуралары иң зур куркынычны өлгергән вакытта һәм урып-җыю эшләре вакытында тудыралар.

Кыр эшләре башланганчы җи­тәк­челеккә урып-җыю эшләрендә катнашкан  затларга янгынга каршы инструктаж үткәрү зарури. Исерткеч эчемлекләр кулланган затларны урып-җыю эшләренә катнаштырмас­ка, тәмәке тартуны тыярга, урып-җыю агрегатларында һәм автомобильләрдә ,башка авыл хуҗалыгы  машиналарында беренче янгын сүндерү җиһазларын булдырырга (барлык типтагы комбайн һәм тракторлар­да – 2 янгын сүндергеч, 2 очлы көрәк, себерке, сулы бидон) һәм очкын сүндергечләрнең төзек халәтен тәэмин итәргә киңәш ителә.
Мәйданы 25 гектардан артыграк булган икмәк кырларында урып-җыю эшләре барганда янгын чыккан очракта, җирне сукалау өчен сука таккан трактор, шулай ук янгын сүндерү яисә янгын сүндерүгә җайлаштырылган техника даими әзерлектә булырга тиеш. Башак тамырларын, урып-җыю калдыкларын яндыру, учак кабызу тыела. Бөртекле культураларны урып-җыю һәм азык әзерләү вакытында тыела:
– капоты булмаган яисә ачык капотлы трактор, үзйөрешле шасси һәм автомобильләрне куллану;
– трактор һәм автомобильләрнең радиаторларындагы тузанны яндыру;
–  автомобильләрне кыр шартларында янгын сүндергеч җайланмалар белән җиһазландырылмаган, төнге вакытларда яктыртылмаган махсус мәйданчыклардан тыш ягулык материаллары белән заправка ясау;
- теләсә кайсы янгын чыганакларын ың басуларга эләгүенә юл кую;
Янгын куркынычсызлыгы та­ләп­ләрен бозучыларны админстратив җа­ваплылыкка тарту каралган.
Кыр эшләре вакытында игьтибарлы булыгыз. Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгыннан саклау бүлегенә «01», «101», «112» телефоны аша хәбәр итегез. 2-20-01- Әтнә янгыннан саклау бүлеге.
3-23-82 Яңа Шашы авылының янгыннан саклау посты.
Адель Шакирҗанов,  Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев