БПЛА һөҗүме очрагында үзеңне ничек тотарга
Кисәтү

БПЛА һөҗүме очрагында үзеңне ничек тотарга

БПЛА һөҗүме вакытында иң мөһиме - тынычлыкны саклау һәм дөрес эш итү.

Бинада булганнарга аскы катка яки подвалга төшәргә кирәк. Лифттан файдалану тыела.
Фатирда калганда, терәк стеналар арасында тәрәзәсез урынга – идәнгә утырырга кирәк , иң яхшысы ванна бүлмәсендә.  
Автомобильдә хәрәкәт иткәндә, аннан кичекмәстән төшеп, ышык урын табарга кирәк.
Пилотсыз очкычны яки аның бер өлешен табып, аларга кагылырга ярамый – җайланма яки аның өлеше табылган урыннан кичекмәстән китәргә һәм табыш турында 112 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

 


Нет комментариев