Дүрт кешегә штраф салынган
Әтнә районының миграция пункты җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов хәбәр итә.
Район Эчке эшләр бүлегенең миграция пунктыннан хәбәр итүләренчә агымдагы елның 2 аенда паспортын вакытында алыштырмаган өчен 4 кеше административ җаваплылыкка тартылган, аларга 8000 күләмендә штраф салынган.
“20, 45 яшь тулгач һәм дә фамилияне үзгәрткәннән соң паспортны алыштыру өчен 90 көн вакыт бирелә. Моның өчен безгә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була, – дип кисәтә районның миграция пункты җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев