Экстремистлыкка – юк!
1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр районда “Экстремистлыкка – юк” дип исемләнгән айлык уза.
Сентябрь ае дәвамында район мәктәпләрендә, спорт учреждениеләрендә, мәдәният өлкәсендә төрле чаралар уза. Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бүгенге көндә «террорчылык» төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Террорчылык - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәтта бөтен бер илгә янарга мөмкин. Зур шәһәрләрдә, хәтта авыл җирлекләрендә дә, террорчылык белән бәйле очраклар күзәтелә. Шуңа күрә дә безнең районда да андый хәл булмас дип тынычланырга ярамый. Һәрвакыт уяу, игътибарлы булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев