Эт этлеген итә ул
Басуларда, урамнарда өере белән этләр йөргәнен һәркайсыбызның күргәне бар, әлбәттә. Андый чакларда күңелне курку хисе биләп ала, чөнки этләрнең кешеләргә ташлану очраклары турында еш ишетеп торабыз.
Этләрне дүрт аяклы дусларыбыз дип атасак та, кайчак дошманыбызга да әйләнергә мөмкиннәр. Кызганычка каршы, соңгы вакытта «Эт – кешенең дусты», дигән канатлы гыйбарәнең мәгънәсе югала, ике арада, киресенчә – дошманлык көчәя бара кебек. Соңгы вакытта авылларда, хәтта шәһәр урамнарында эт көтүләре арта. Аларның нәфрәтләнеп кешеләргә ташланган очраклары да ешая бара. Сукбай этләрнең һөҗүмнәре турында күңелсез хәбәрләр әледән-әле илебезнең төрле почмакларында ишетелеп тора. Хәер, әлеге борчыган мәсьәлә безнең районны да читләтеп үтми.
Этләргә карата кертелгән яңа кануннар буенча сукбай этләрне атып үтерергә дә, агуларга да ярамый. Андый гамәл җинаять санала.
Караучысыз иректә йөргән этләр проблемасын газета битләрендә еш күтәрәбез. Әмма, күпме генә сөйләсәк тә, боз урыныннан кузгалмый. Моның сәбәпләре бихисап. Шул исәптән әлеге мәсьәләгә кагылышлы законнарның камил булмавы һәм безнең үзебезнең җавапсызлык та аяк чала. Ни өчен дигәндә, урамнарда йөргән этләрнең күбесенең хуҗалары бар.
– Урамда кешеләрне куркыткан эт хуҗаларына әйтәсең, алар: «тими ул, диләр. Үзләренә тимидер инде. Әмма төрле кеше: бар. Кемдер эттән курыкмаска мөмкин, ә икенчеләр, киресенчә. Шуңа күрә дә этләрне урамга чыгармасыннар иде, – ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Порфирьев.
Шуңа күрә дә ул-бу хәл килеп чыкканчы, этләр белән бәйле мәсьәләләргә җаваплы карасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев