Янгын балаларны да аямый
Яңа уку елы башланып китте. Шул уңайдан мәгариф учреждениеләрендә янгыннарга каршы, аларны булдырмау буенча төрле профилактик чаралар үткәрелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, педагоглар белән берлектә белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы дәресләре үткәрәләр. Кызганыч, күпме генә сөйләнелсә дә елдан-ел янгыннарда балалар һәлак була.
Статистик мәгълүматларга күз салсак, көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта, дөрес карар кабул итә белмәү сәбәпле, еш кына балалар янгын корбаннары булалар. Балалар үлеменә ничек юл куймаска, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга? Безнең, өлкәннәрнең төп бурыч – балаларны моңа өйрәтү.
Моның өчен балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында күбрәк әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Иң мөһиме – балаларны өйдә ялгызы, караучысыз калдырмагыз. Балаларга шырпының уенчык түгеллеген һәм дә янгынның куркыныч әйбер икәнен аңлаулары мөһим. Шулай ук аларга көнкүреш электр приборларын һәм газ плитәләрен куллану кагыйдәләренә дә өйрәтергә кирәк. Җиңел, тиз кабына торган сыеклыкның куркыныч булуын аңлату мөһим.
Янгын килеп чыккан очракта, балаларга үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтегез. Балалар үзләренең яшәү адресларын һәм янгын сүндерү хезмәтенең телефонын белергә тиеш. Балаларга янгын вакытында өйдән нинди дә булса әйберне коткарып калырга түгел, ә бары тик янган бинадан тиз арада чыгарга кирәклеген аңлату зарур. Балалар бер мәсьәләгә генә игътибар бирергә тиешләр – тиз арада янган бинадан зыян күрмичә чыгарга!
Балаларны йортта яки квартирада үзләрен генә бикләп калдыру бик куркыныч! Хәвеф-хәтәр килеп чыкса, алар тышкы якка чыга алмаячаклар.
Еш кына олылар гаебе белән балалар һәлак була. Ата-аналар үз балаларыгыз өчен үрнәк булыгыз, балаларны һәм үз йортыгызны янгыннан саклагыз.
Янгын вакытында шалтырату өчен телефон номерларын исегезгэ төшерәбез «01», «101», «112». Арча янгын бүлеге 8 (84366) 3-35-91, Әтнә янгын бүлеге 8(84369) 2-20-01.
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев