Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Янгын бернәрсәне дә кызганмый

31 август төнендә Түбән Бәрәскә авылының Казаклар урамындагы шәхси хуҗалыкта янгын чыкты.

Кызганычка каршы, шәхси йортта чыккан янгын бик зур зыян китерде. Төнлә Түбән Бәрәскә авылындагы шәхси хуҗалыкта янгын булуы хакында 108нче янгын сүндерү бүлегенә хәбәр килә.
Янгын чыккан урында түбәндәге хәл күзәтелә: йорт түбәсе астыннан куе кара төтен чыга, сарай һәм веранда ачык ут белән яна. Янгын сүндерү машиналарын каршы алган күршеләре сүзләренчә, йорт эчендә кешеләр һәм баллоннар булмый. Якындагы хуҗалыкларга (күршеләргә) ут таралу куркынычы да янамый.
Бүгенге көндә янгын чыгу сәбәпләре ачыклана. Янгынның башлангыч сәбәбе: электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу. Бүгенге көндә тикшерү бара.
Көз аена кердек. Әлеге чорда чүп-чар, бәрәңге сабакларын ягу очраклары да еш күзәтелә. Җәй ае коры булды, әле дә яңгыр яуганы юк. Бар җирдә дә корылык. Кисәтеп әйтәсе килә, янгынга каршы кагыйдәләрне төгәл үтәсәк иде. Коры үләннәрне яндырмасак иде. 
Исегездән чыгармагыз, янгын бернәрсәне дә аямый. Хәтта кеше гомерен дә.
Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев