Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Янгын чыгу һәм кешеләр

Һәлак булуның сәбәбе – эчкечелек һәм тәмәке тарту.

Ни кызганыч, алда санап үтелгән сәбәпләр ел саен меңләгән кеше гомерен өзүче янгыннар булып тора. Янгын статистикасы күз салсак, янгынның төп сәбәбе – кеше факторы. Тәмәке тарту Россиядә булган янгыннарның 10%ын тәшкил итә.

Еш кына кешеләр исерек килеш, сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап китү нәтиҗәсендә, янгын чыгып вафат булалар. Тәмәке көйрәү ялкын тәэсиреннән генә түгел, ә яну продуктлары белән агулану да үлемгә китерә. Янгын үзе сизелерлек булмаска да мөмкин, әмма яну материалларыннан бүленеп чыга торган продуктлар бик агулы була, нәтиҗәдә, кеше агулана һәм үлә.

Исерткеч эчемлекләр кеше баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, кеше уяулыгын югалта һәм саксызга әверелә. Тәмәке төпчекләрен теләсә кая ташларга ярамый.

Хәмер кулланганнан соң, еш кына кешеләр азыкны плитәдә калдыралар, аны сүндерергә оныталар, нәтиҗәдә, янгын чыга. Исерек хәлдә булганда кешеләр мич ягулары, төр­ле көнкүреш приборлары эшләп торуы турында да оныталар. Кеше ваемсызлыгы һәм саксызлыгы янгыннарның гына төп сәбәбе түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла-казаларның да сәбәпчесе булып тора. Сезгә үз йортларыгызда чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез. Үз йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш.

Исегездә тотыгыз:

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре кан белән язылган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

 Янгында шалтырату өчен телефон номерлары «01», «101» «112» Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев