Кешеләр һәлак булуның төп сәбәпләреннән берсе бу.
Ел саен меңләгән кеше гомерен өзүче янгыннар булып тора. Статистика күрсәткәнчә, янгынның төп сәбәбе — кеше факторы. Тәмәке тарту Россиядә булган янгыннарның 10 процентына сәбәп булып тора.
Еш кына, кеше, исерек килеш йоклаган вакытта, сүндерелмәгән тәмәкедән үлә. Тәмәке көйрәү ялкын тәэсиреннән генә түгел, ә яну продуктлары белән агуланудан үлемгә китерә. Янгын үзе сизелерлек булмаска да мөмкин, әмма яну материалларыннан бүленеп чыга торган продуктлар бик агулы була, нәтиҗәдә, кеше агулана һәм үлә.
Шунысы факт — алкоголь кешенең баш мие эшчәнлегенә начар тәэсир итә, кеше уяулыгын югалта һәм саксызга әверелә. Тәмәке төпчекләрен, әйтик, балконнан ташларга ярамый, алар күрше балконга эләгергә мөмкин, шуның аркасында янгын чыга. Хәмер кулланганнан соң, еш кына, кеше, азыкны плитәдә калдыра, аны сүндерергә оныта, нәтиҗәдә, янгын чыга. Исерек хәлдә булганда кеше мич яну, төрле көнкүреш приборлары эшләп торуы турында оныта. Кеше ваемсызлыгы һәм саксызлыгы янгыннарның гына түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла-казаларның да сәбәбе булып тора. Сезгә үз йортыгызда чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез.
Үз йортыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә утсүндергеч тә булырга тиеш. Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре кан белән язылган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Янгын очрагында шалтырату өчен телефон номерлары: «01», «101», «112».
Раил Гыйльмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы
Нет комментариев