Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Кисәтү

Янгынга каршы махсус режим кертелә

Агымдагы елның 25 апре­леннән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге – учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннән тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урманнар яну куркынычы янаган торак пунктларда, гражданнарның бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
Моннан тыш, 1-3 класс куркы­нычлы пиротехник эшләнмәләрне торак пункт территорияләрендә, урман янгыннары һәм башка ландшафт (табигый) янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмаларында, урман янгыннары куркынычы янаган бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләрендә, сәламәтләндерү оешмаларында, шулай ук икътисад объектларында, урман-парк зоналарында, урман массивлары белән чиктәш торф участокларында һәм ачык территорияләрдә куллану тыела. 
Табигый янгыннарны булдырмас өчен, торак пунктлар территорияләрендә янгын куркынычы чоры башланганчы 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылырга (яңартылырга) тиеш.
ТР Министрлар Кабинетының югарыда күрсәтелгән карары нигезендә, профилактик төркемнәр төзеләчәк, аларның бурычларына коры үлән һәм чүп-чар яндыру фактларын кисәтү, булдырмау һәм ачыклау, әлеге янгыннарны иртә стадиядә оператив рәвештә сүндерү керә.
Исегездә тотыгыз, учакны яккан өчен РФ КоАП 20.4 ст. 2 өлеше буенча түбәндәге штрафлар каралган:
– гражданнарга – 20 000 сумга кадәр;
– вазыйфаи затларга - 60 000 сумга кадәр
– юридик затларга - 800 000 сумга кадәр.
Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.
Ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта түбәндәге номерлар буенча шалтыратыгыз «01», «101» «112». Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!
Адель Шакирҗанов,   Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев