Янгыннан сакланыгыз!
Янгын чыгуның һәм кешеләр һәлак булуның төп сәбәбе – эчкечелек һәм тәмәке тарту.
Кызганыч, ел саен меңләгән кеше гомерен өзүче янгыннар гел булып тора. Янгын статистикасы күрсәткәнчә, янгынның төп сәбәбе – кеше факторы. Тәмәке тарту Россиядә булган янгыннарның 10%ын тәшкил итә. Еш кына кешеләр исерек килеш йоклап китеп, сүндерелми калган тәмәкенең көйрәп китүеннән үлә. Тәмәке янып китүдән генә түгел, ә яну продуктлары белән агулану да үлемгә китерә. Янгын үзе сизелерлек булмаска да мөмкин, әмма яну материалларыннан бүленеп чыга торган продуктлар бик агулы була, нәтиҗәдә, кеше агулана һәм үлә.
Агымдагы елның 6 ноябрендә Арча районының Үрнәк бистәсендә шәхси йортта янгын чыкты. Янгын сүндерү бүлекчәләре килгән вакытта шәхси йорт бүрәнәсе, такта сарай яна иде инде. Кызганычка каршы, корбаннарсыз булмады. Янгын нәтиҗәсендә йорт хуҗасы, 1972 елда туган Гафуров Н.У. фаҗигале рәвештә һәлак булды. Бу 2025 елда Арча районында янгында кеше үлеменең беренче очрагы.
Тәмәке төпчекләрен теләсә-кая ташларга ярамый, сүнеп бетмәгән тәмәке утыннан да янгын чыгарга мөмкин. Хәмер кулланганнан соң, еш кына кешеләр азыкны плитәдә калдыралар, аны сүндерергә оныталар, нәтиҗәдә, янгын чыга. Исерек хәлдә булганда кешеләр мич ягулары, төрле көнкүреш приборлары эшләп торуы турында да оныталар. Кеше ваемсызлыгы һәм саксызлыгы янгын чыгуның гына түгел, ә олылар һәм балалар үлеменә китергән башка бәла-казаларның да сәбәбе булып тора.
Һәркемгә чамадан тыш алкоголь кулланудан һәм тәмәке тартудан тыелырга киңәш итәбез. Үз йортларыгызда янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар сезне кисәтәчәк һәм янгын чыккан очракта уятачак. Шулай ук өйдә ут сүндергеч тә булырга тиеш.
Исегездә тотыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре кан белән язылган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Янгында шалтырату өчен телефон номерлары «01», «101» «112»
Раил Гыйльмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев